Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:06

Кытайдан бердән күбрәк балалары булучылар партиядән чыгарылган


Кытайда бердән күбрәк бала табуны тыя торган канунны бозган өчен йөзләгән кеше илдә хакимлек иткән Коммунистлар партиясеннән чыгарылган һәм дәүләт эшеннән алынган.

Синьхуа мәгълүмат агентлыгы белдерүенчә, Хубей вәллиятендә 90 меңнән артык кешенең, шул исәптән җитәкчеләрнең дә бердән күбрәк балалары бар. Бу канунны бозу санала.

Хәзергә партиядән 500 кеше чыгарылган дип хәбәр ителә. Ә 395 кеше хакимияттәге җитәкчелек хезмәтеннән алынган.

XS
SM
MD
LG