Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:30

Саакашвили җиңүне бәйрәм итә. Оппозиция килешми


Михаил Саакашвили җиңүне бәйрәм итә

Михаил Саакашвили җиңүне бәйрәм итә

Үзәк сайлау комиссиясе Саакашвили 52.8% тавыш алган дип хәбәр итә. Оппозиция вәкиле Леван Гачечиладзе 27% алган. Сайлауда халыкның 60% катнашкан.


Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы, шулай ук Европа Шурасының Парламент Мәҗлесе һәм Европа Парламенты күзәтүчеләре, шимбә узган сайлауны "беренче чын мәгънәдәге гадел көндәшлек" дип бәяләде. Шулай да күзәтүчеләр башлыгы Мария Анна Ислер-Бегуин җитешсезлекләргә дә игътибар итте:

"Тәртип бозулар күзәтелде, мисал өчен сайлаучылар исемлекләрендә. Моңа хәзер үк нәтиҗә ясалып, киләсе сайлауга кадәр чаралар күрү кирәк."

Грузия халкы үзенең ирекле фикерен белдерде, диелде. Европа Шурасының Парламент Мәҗлесе вәкиле Матьяс Эорси, халыкны сайлау нәтиҗәләрен хөрмәт итәргә чакырды:

"Бөтен сәяси тарафларны, Грузиянең тотрыклылыгы хакына сайлауга нәтиҗәләренә ышаныч һәм хөрмәт белдерергә чакырам."

Азатлыкның Тифлистәге хәбәрчеләре мәгълүматләренә караганда, башкаланың үзәк мәйданына якшәмбе берничә мең оппозиция вәкиле чыккан. Гөрҗи редакциясе мөдире Давид Какабадзе, әлегә оппозиция хәрәмләшүләр булуга дәлилләр китермәде, дип хәбәр итте:

"Белүемчә, дәлилләр әлегә китерелмәде. Әмма күзәтүчеләрдән, илнең төрле төбәкләрендәге безнең хәбәрчеләрдән, шулай ук үз күзем белән күрүдән чыгып шуны әйтә алам – тавыш бирү тыныч узды. Сайлау комиссияләре әгъзаләре бик ярдәмчел иде, хәрәмләшү була алырдай бер ни дә күрмәдем."

Оппозиция намзәте Леван Гачечиладзе
Урам җыеннарына халыкны оппозиция намзәте Леван Гачечиладзе чакырды. Шимбә көнне ул ил буйлап күп санлы тәртип бозулар һәм хәрәмләшүләр күзәтелде, дип белдерде:

"Саакашвили халыкны алдалап үз җиңүен вакытыннан алда бәйрәм итә башлады."

Саакашвили исә үзенең җиңүен шимбә төннә үк игълан итте:

"Мин һәр кеше белән эшләргә җыенам, мин Грузиянең бердәмлеге өчен – минем өчен тавыш биргәннәр дә, бирмәгәннәр белән дә бергә эшләргә, безнең белән риза булучылар белән, каршы булучылар белән дә эшләргә җыенам. Безнең барыбызның да ватаныбыз бер һәм максатларыбыз бер. Бу безнең уртак җиңүебез булачак."

Шимбә тавыш бирүдә халыкның 60% катнашкан. Күпләр бу сайлауны Саакашвилига һәм Грузиянең ни дәрәҗәдә демократия яклы булуына сынау дип күрде.

XS
SM
MD
LG