Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

Багдатта ике шартлау нәтиҗәсендә 10нан артык кеше үлгән


Багдатта ике шартлау нәтиҗәсендә, 10нан алып 14кә якын кеше үлгән, дистәләгәне төрле җәрәхәтләр алган.

Интыхарчы сөнни мәчетләрен һәм изге урыннарын саклау белән шөгыльләнүче хөкүмәт агентлыгы бинасы янында шартлаткычны гамәлгә керткән. Каза урынына халыклар җыелып җәрәхәт алучыларны чыгара башлагач икенче шартлау яңгыраган. Бу юлы мина машинага куелган булган.

Үлүчеләр арасында ү-үзеңне саклау бүлегенең җирле җитәкчесе бар дип хәбәр ителә. Бу бүлекләр Гыйрактагы Кушма Штатлар хәрби идәрәсе ярдәмендә сөнниләр тарафыннан булдырылган.

XS
SM
MD
LG