Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каспий диңгезендә 7 балыкчы коткарылган


Дүшәмбе көнне Каспий диңгезендә Дагыстаннан булган 7 балыкчыны коткардылар. Аларның көймәләре боз арасында калган иде.

Интерфакс хәбәр итүенчә, казага очраган кешеләрне Казакъстан чик сакчылары табып боралак ярдәмендә чыгарган.
Коткарылган балыкчылар сүзләренә караганда, диңгездә тагын берничә көймә калырга мөмкин.

Эзләүләр инде 4 гыйнвардан бирле дәвам итә.
XS
SM
MD
LG