Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак барс” Рига командасы белән шаярып кына уйнады!”, ди спорт журналистлары


'Ak bars' tamgasi
'Ak bars' tamgasi

6 гыйнварда “барс”лар Ригада Европаның кыйтга кубогында 6:2 исәбе белән җиңү яулады. Латвиянең “Рига 2000” командасын алар җиңел генә отты.

“Бүгенге көндә “Ак барс” Русиянең яхшы уйнаучы хоккей командалары арасында 6-7 урыннарда бара. Икенче әйләнешне Казан командасы иң яхшы узган команда булды. “Салават”лар да, “Металлург” та берсе дә ярыша алмый, югалткан очколар белән чагыштырсак, Казан командасы беренче урында!”, ди спорт журналисты Илнар Хөснуллин.

Өченче әйләнештә әле күп үзгәрешләр булыр һәм командаларның да суперлигадагы торышы үзгәрергә бик мөмкин икән. Әлегә “Ак барс” үз аягында нык тора, Ригадагы уены белән дә безне куандырды, диләр Казан хоккей командасының җанатарлары. “Ак барс” Латвиядәге уенга узган ел Русия суперлигасында икенче урынны алып эләгә. 6 гыйнвардагы уен 6:2
Ak bars
исәбе белән “Ак барс” файдасына төгәлләнә. Рига белән Казан командаларының боз өстендәге көрәшен спорт журналитсты болайрак бәяләде:

“Шул ук Рига командасы Русия чемпионатында уйнаса 10нчы урыннан да югары күтәрелә алмас иде. “Ак барс” аларга башта 2:1 җиңелде, ә инде уенның соңгы этабында көндәшеннән көлеп уйнады дияргәме соң инде. Әгәрдә барлык мөмкинлекләрне кулланган булсалар 10 алканы да кертергә мөмкин иделәр алар. Шуны да әйтергә кирәк, “Ак барс” Европа уеннарында икенче ел рәттән уңышка ирешә.”

Уен вакытында бәргәләшеп алулар була, агрессия, ачы көрәш рухын “Рига 2000” командасы күрсәтә. Моны уенны телевизор аша караучылар да сизә. Илнар Хөснуллин “Ак барс” ның уенын бер төрле бәяләсә, сугышып уйнауны карап утырган Гөлшат ханым: “Уен кызу барды, чын уенга охшады!” ди.

Ул “Азатлык” радиосын да тыңлап бара. Безнең алдагы тапшыруларда журналист Радик Сабиров “Ак барс”ның уенчылары алкоһоль, әфъюн белән дуслашып алганнар дип әйткән иде. Гөлшат ханымга бу охшамаган. Ни өчен дигән сорауга ул:

“Беренчедән, алар минем республиканыкылар, икенчедән уенчыларны яратам. Өйдәге чүпне читкә чыгармыйлар инде. “Ак барс”ның дошманнары моңа сөенәчәк кенә”, дип җавап бирде.

Янәдән “Ак барс”ның соңгы уендагы өстенлекләренә карап китсәк, монда баш тренер Зиннәтулла Биләлетдиновның үз урынында калуы аерым игътибарга лаек. Русиянең башка командаларның тренерлары алмашынган кебек, аны “Ак барс”ның хуҗалары читкә җибәрми торалар, уңыш көтәләр. Озак көттерми ул җиңү килә дә.

Казан командасы бу көннәрдә гел хәрәкәттә, менә 7 гыйнварда Татарстан башкаласындагы “Татнефть-Арена” боз сараенда Чиләбенең “Трактор” командасы белән чираттагы уен булачак.
XS
SM
MD
LG