Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:13

Айдар Хәлимнең яңа китабы чыкты


Язучы Айдар Хәлимнең яңа ике томлыгы “Талант. Шәхес. Кеше” дип атала.

2007нче ел тәмамланырга санаулы гына көннәр калганда, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимгә моңарчы бирелми килгән “Казанның мең еллыгы” медален тапшырды. Язучы үз чиратында шура рәисенә яңа әсәрләрен бүләк итте. Айдар Хәлим моңа кадәр “Сагыш китабы”, “Убить Империю”, “Бу җиңелмәс чечен” һәм башка китаплары белән Татарстанда гына түгел, Русиядә дә шактый бәхәсләр тудырган иде.
Язучы яңа ике томлыгына “Талант. Шәхес. Кеше” дигән гомуми исем биргән. Ә менә беренче томлыгы “Йөрәгебез белән мөстәкыйль”, икенчесе “Сез беләмсез кая барганны?” дип атала. Шушы исемнәргә нинди мәгьнә салынган? Язучы “Азатлык”ка мондый аңлатма бирде:
Бу китапта барлыгы 150-гә якын каләмдәшем, иҗатташым турында 50 ел буена язылган әсәрләрем тупланган. Без инде дәүләтебез белән мөстәкыйль була алмагач, татар милләтенә йөрәге белән мөстәкыйль булу кала. Тел безнең өчен туган тел генә түгел, ул – дәүләт. Шушы фикерне мин моннан 15 еллар элек, С.Сөйләйманова иҗатына бәя биргәндә әйткән идем. “Сез беләмсез кая барганны?” дигән исемгә килгәндә мин җәмгыять алдында нәкь менә шушы сорауны куям. Минемчә, бу бик конкрет сорау, диде Айдар Хәлим.
Айдар абый, сезнең элекке китапларыгыз хакында “татар белән башкортка бер-берсен аңларга ярдәм итә, яки киресенчә, ике милләт арасын ерагайта", дигән фикерләрне ишеттек. Яңа китапларыгыз татар һәм башкортны нинди вәзгыятькә алып керер, дип уйлыйсыз?
Китабымның яртысы башкорт язучыларына, шагыйрьләренә багышланган. Архивымда алар турында булган материалларны зур куаныч белән китабыма керттем. Гомумән, татар белән башкортны якынайту яки ерагайтумы, бу минем өчен аңлашылмаган нәрсә. Аларны якынайтып та, ерагайтып та булмый. Чөнки алар бертуган халык. Ләкин менә кавемне ерагайтып яки якынайтып була. Без беркатлы. Моның төбендә Башкортстанда астан юнәлтелгән дәүләти милли сәясәтнең булуы, Татарстанда астан юнәлтелгән милли сәясәтнең булмавы ята. Араларны шушы күренеш ерагайта.
1988 елда “Дружба народов” журналында “Язык мой – друг мой” мәкаләсе чыккач, Башкортостан обкомына чакырып рәхмәт әйтерләр дигән идем. “Туганым Айдар, кара әле, син безнең арадагы кыенлыкларны хәл итәргә ярдәм иттең”, дип, кочаклап алуларын көттем. Аралар тирәнәйде. Башкорт милләтен татарга каршы кую рәсми дәүләт сәясәтенә әйләнгәч, башкорт милләте һәм аның гади генә колхозчысы да татарга карата танымас дәрәҗәдә үзгәрде. Бу бик куркыныч нәрсә. Башкортстан мәктәпләрендә татар баласы, “башкалабыз Казан” дигән сүзле китаплар укыды. Моңа каршы килделәр. Без, әйдәгез, “Башкалабыз – Уфа” дигән китаплар чыгарыйк”, дидек. Риза булдылар. Казанны да кертмәделәр, Уфаныкын да чыгармадылар. Казан бу вәзгыятькә җавап бирә алмады, диде язучы Айдар Хәлим.
Айдар Хәлим хәзер яңа 2 томлык әзерли. Якын арада “Татар халкының дөнья җәмәгатьчелегенә меморандумы”н әзерләп чыгарачак.

XS
SM
MD
LG