Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нинди календарь белән яшибез?


Гыйнвар - иске башкортча һыуығай, ягъни суыгай
Гыйнвар - иске башкортча һыуығай, ягъни суыгай

Совет чорында динне корыту аркасында татар-мөселман да бөтенләй чит-ят урыс календарен үзенеке, дип танырга мәҗбүр булды. Озакка сузылган ял көннәренең мәгънәсен һәм максатын аңламучылар да бар.


Беренчедән, “каникул” cүзе - dies caniculares дигәне латиннан “иң кызу көннәр чоры” дип тәрҗемә ителә. Мәгънәсен мондый вакытта эшләүләре кыен булганга ял итеп алу чоры дип аңларга кирәктер инде. Ә бу очракта салкын көннәрдә “каникул” булып чыга. Шөкер, халыкның салкынлыктан әллә ни һушы китми – 40 градуслы эчемлектән кирәген алып җылына.
Ә бу зәхмәт Яңа елларның мәгънәсе турында уйланып карарга да мөмкинлек бирми. Мәгъриб “цивилизациясе” уйлап чыгарган бәйрәмнәрнең мәгънәсен айнык баш белән дә аңлаулары бик читен бит әле. Русиянең Иске Яңа ел дигәне күренекле юморист Михаил Задорновны да аптырышта калдырган әнә.
Аурупа календаренда аннан башка да аптырарлык нәрсәләр бихисап. Әйтик сентябрь, октябрь, ноябрь, декабрь айлары 7-нче, 8-нче, 9-нчы, 10-нчы айлар дип тәрҗемә ителә. 10 ай тулды – ел тәмам. Ә бит, җәмәгать, ел 12 айдан тора! Калган ике аен кем ашаган? Январь белән февраль бөтенләй айларга саналмаганнармы әллә? Бик салкыннар бит алар - аюдай йокларга гына кала. Йоклаганнармы-юкмы – безгә караңгы. Шунысы мәгълүм: мәгърибтә дә Яңа ел, Тәңречелек дине тәэсирендәдер инде, марттан гына башланган бит. Бу айны Сугыш алласы Марс исеме белән атасалар да. Моны бүгенге 7-нче ай булган июльнең исеме дә раслый алар – quintus, ягъни бишенче ай. Тәңречелек дине тәэсире славяннарның да айлар исемнәрендә сакланган. Әйтик, кыпчак нәселеннән булган украиннарда айлар исемнәре, славян теленә күчерелсәләр дә, борынгы табигый мәгънәләрен саклап калганнар: сечень, лютынь, березень, цветень, травень, червень, липень, серпень, жовтень, листопад, грузень, студень.
Петр патша заманында Русия тулаем, шәрык тәэсиреннән “котылып”, мәгърибләшүне кулай күрә. Дөрес, Русия тарафыннан яулап алынган мөселман халыклары өчен моның әллә ни тәэсире булмый әле – алар мөселман календары буенча яши бирәләр. Тик совет чорында динне корыту аркасында татар-мөселман да бөтенләй чит-ят урыс календарен үзенеке дә дип танырга мәҗбүр була.
Сембердә “Урыс, татар, чуаш, эрзә телләрендә сөйләшәбез” дигән китапчык (разговорник) чыкты. Анда айлар исемнәренең татарчасы да нәкъ урысча бирелгән. Хәтта “изгеләштерелгән” урыс транскрипциясендә әле. Ә чуаш-эрзәләрнеке – үз сүзләре белән. Мәсьәлән, айлар исемнәре чуашча менә ничек язылганнар: карлач, нарас, пуш, ака, чу, сертме, ута, чурла, аван, юта, чук, раштау.

Башкорт телендә дә ай исемнәренең үз атамалары булган: һыуығай, шаҡай, буранай, алағарай, һабанай, һөтай, майай, урағай, һарысай, ҡарасай, ҡырлағай, аҡьюлай.

Мондый ай исемнәренең телебездән югалуын татарның мөселман календаре буенча яшәгәнлеге белән дә аңлатып буладыр. Шулай ук атна көннәренең гарәп яки фарсы телләрендә булуын да. Аңа да карамастан узган гасыр урталарында татарда да карлыч, раштуа, челлә сүзләре кулланышта иде әле. Ә менә Сембер мишәрләрендә әле дә көннәр исемнәре төрки тамырларыннан кайберләрен саклап киләләр. Мәсәлән, башкөн, бушкөн, уртакөн, атнакич, җомга, атнарас, базаркөн, дип сөйли кайбер авыллар халкы.

Тик шунысын да әйтергә кирәк: чуаш-мукшыларны да үз телләрен татардан яхшырак саклап калган дип булмый, барыбер. Китапчык буенча – бары тик аларның әдәби телләре турында гына бара сүз. Ә сөйләмдә бу 3 халык та күбрәк понедельник – воскресеньеләрне куллана. Иисус Христосның Яңадан тууын искә төшерә…
Шулай килеп чыга инде: безнең тел чит-ят телләр сүзләре белән чүпләнә барганда, шул ук Мәгъриб “цивилизациясе” күпкә борынгырак төркиләрнең гореф-гадәтләрне дә үзенеке итеп таныта бара. Төрки халыкларның Сабантуй алдыннан йомырка җыю гадәтен, мәсәлән. Тәңречелек динен тоткан бабаларыбыз йомырканы беренче буразнага салу өчен җыйганнар. Мәгънәсе дә тирән: Тәңредән ашлык бөртекләренең йомыркадай зур булуын сорап. Ә хәзер урыс балалары Пасха көнне “Христос воскресе!” дип ишек шакыйлар һәм йомырка сорыйлар. Яңадан туган Христос йомыркасыз ачка үлә, дип тә уйларсың инде менә. Төркиләрнең тирән мәгънәле йоласы - башкалар хисабына яшәү гадәте чагылышына әйләнгән булып чыга.

Бу җәһәттән, “Толковый словарь великорусского языка” дигән атаклы сүзлекне төзегән Владимир Дальнең “Пословицы русского народа” дигән китабыннан бер гыйбрәтле өзек урынлы булыр кебек.
Понедельник – кара, авыр көн.
Вторник – “повторник”, җиңел көн.
Среда – буш көн.
Четверг – перевал, тау сыртын узу.
Пятница – авыр көн, эшләү юк. Ир-ат җир сөрми, хатын-кыз җеп эрләми.
Суббота – эш башлау, җиңел көн, җыештыру, бәйрәмгә әзерлек.
Воскресенье – изге көн, күңел ачу (гулянье).
Димәк, атналар буе Яңа ел каршылауларның тирән тамырлары бар. Һәм “көн дә бәйрәм, көн дә – туй” - яшәү рәвешедәй кабул ителә. Рәсәй халкы 10ар көнлек каникуллар биргән Илбашына мондый мөмкинлек өчен рәхмәт хисләре дә кичерәдер, мөгаен.
XS
SM
MD
LG