Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:31

Русия Грузия сайлавын тәнкыйтли


Русия тышкы эшләр министрлыгы бинасы

Русия тышкы эшләр министрлыгы бинасы

Грузиядәге сайлауны күзәтүчеләр "халыкара таләпләргә туры килде" дип бәяләде. Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә исә "сайлауалды кампаниясе вакытында хакимият ресурслары кулланылды, оппозиция чикләнде" диелгән.


Тәртип бозу һәм җитешсезлекләр теркәлсә дә, алар тавыш бирү нәтиҗәсенә йогынты ясарлык түгел иде, ди халыкара күзәтүчеләр. Ә менә Русия бу юлы оппозиция ягына басты.

Күзәтүчеләрнең югары рәсми вәкиле, американ конгрессы әгъзасе Алси Хастингс, Грузиядәге сайлауны - демократиягә таба зур адым дип бәяләгән иде. Русиянең тышкы эшләр министрлыгы бу белдерүне дә "сай" дип бәйәләде.

Грузия парламентының халыкара эшләр комитеты башлыгы Константин Габашвили, Русиянең белдерүен тәнкыйтләп чыкты:

"Русия – сайлауны танымаган бердән бер ил. Тагын бер мәртәбә, Русия, тавыш бирүне күзәткән 32 ил ясаган сәяси белдерүләрдән читләшеп изоляциядә калды."

Мәскәүгә, белемен Кушма Штатларда алып кайткан Михаил Саакашвилинең Грузияне НАТО һәм көнбатышка таба тартуы ошамый. Грузиягә каршы икътисади чикләүләр дә кертелде, узган ел Тифлистә Русия офицерларының кулга алынуыннан соң Русиядән меңләгән грузин кешесе куылды.

Әмма бу юлы Русия Грузия эшләренә тыкшынмады, дип сөйләде оппозиция вәкиле Бердзенишвили:

"Аллага шөкер, Русия бу сайлауга тыкшынмады. Бу соңгы елларда Русия кылган иң акыллы гамәл булды. Элегрәк Саакашвили оппозиция вәкилләре – Мәскәү агентлары дигән булса да, ул да туктады."

Белгечләр дә Мәскәү Саакашвили көндәшләренә ярдәм итмәде, дип белдерә. Грузия сайлавын яктырткан Русия журналисты Вадим Дубнов, чынбарлыкта Русиянең тәнкыйть сүзләре сайлауга кагылмый да, дип саный:

"Русия - безне дөнья демократиягә өйрәтә икән, без дә әйрәтә алабыз, дип саный. Белдерү дөрес үзе, чыннан да оппозициягә басым ясалды, хакимият ресурслары кулланылды һәм сайлау демократик стандартлардан ерак иде. Шулай да бу – Русиядә узган парламент сайлавы яки булачак президент сайлавы белән чагыштырырлык та түгел."

Бу тавыш бирүне вакытыннан алда Михаил Саакашвили үзе уздырырга фәрман бирде. Ноябрь аенда хөкүмәткә каршы урам җыеннары башлангач ул президентлык мөддәтен туктатып яңа сайлау булачагын игълан иткән иде.

Оппозиция яңадан Саакашвилиның җиңүенә риза булмыйча халыкны урамнарга алып чыгу белән яный. Якшәмбе көнне Тифлиснең үзәк мәйданына 5 меңләп кеше чыккан иде.

XS
SM
MD
LG