Accessibility links

“Сәер” мәдәният


Мәскәүдә чыгучы “Руский журнал” Илдар Әбдрәзәков белән әңгәмә бирде. Бертуган Илдар һәм Оскар Әбдрәзәковлар опера сәнгатендә дөнья күләмендә билгеле җырчылар. Алар Мәскәүнең Мариин театрында эшли. Икесе дә Уфа сәнгать институтында белем алган.

“Руский журнал”га биргән әңгәмәдә Илдар Әбдрәзәков үзенең узган ел Уфада тамаша бирергә тиеш булып, аны Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгы бәйрәмнәре сәбәпле, өзүләрен әйтә. Ул алдан тамашаларның көне килешенеп, бер ай әзерләнеп Уфага баргач, чараның булмаячагын әйттеләр ди. Алдан телефон аша хәбәр итеп тә тормадылар дип гаҗәпләнү белдерә. Ул сәнгать институтында үзен укыткан Миләүшә Мортазинага Мәдәният министрлыгы түрәләренең чит илләргә китәрлек укучылар үстермәскә кушуларына да гаҗәпләнү белдереп, күрәсең, миңа чит илләрдә чыгыш ясарлык әйбәт укырга ярамаган ди.

Бу уңайдан тагы шуны искә төшерергә кирәк, Миләүшә Мортазинаның бер укучысы — Радик Гәрәев Мәдәният министрлыгы түрәләре басымына түзә алмый 40 яшендә инфаркттан үлгән иде, икенче укучысы — Венер Мостафин филармониядә рояльгә асылынып үлде.
XS
SM
MD
LG