Accessibility links

“Үсештәге” рейтинг


“Независимая газета” Русиядәге 100 сәяәсәтченең рейтингын чыгарды. Ул узган елның декабрь аена. Рейтингта беренче урында Владимир Путин, икенче урында Дмитрий Медведев. Төбәк җитәкчеләреннән иң алда Минтимер Шәймиев. Ул 40-42нче урында. Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов 78-80нче урында.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы Президентның рейтингы айдан-айга үсә дип хәбәр итте. Ноябрьдә Рәхимов 78-80нче урында булуын искә алганда бу “үсеш”, чыннан да, коточмалы “югары”.

XS
SM
MD
LG