Accessibility links

Кайнар хәбәр

Раштуа бәйрәме


Бүген, 7нче гыйнвар православ христианнарның Раштуа бәйрәме. Башкортстан Президенты православ христианнарны бәйрәмнәре белән котлады. Анда Раштуаның кешеләргә хас иң изге сыйфатларны гәүдәләндерүче матур, якты бәйрәм булуы әйтелгән. Котлауда, һәрвакыттагыча, Башкортстанның милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр ныклыгы һәм гармонияле төбәк булуы да искә төшерелгән.

Уфа һәм Стәрлетамак архиепискобы Никон да котлау күндерде. Анда ул узган елның вакыйгаларга бай булуын әйтә. Иң зур вакыйга Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгын бәйрәм итү ди.
XS
SM
MD
LG