Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курку дигән әйбер безнең башыбызда утыра


Миңназыйм Сәфәров (с) һәм Раиф Усманов
Миңназыйм Сәфәров (с) һәм Раиф Усманов

Яңа икътисад шартларында, көндәшлек үскәндә татар матбугаты ничек яшәргә уйлый?


Татар матбугатының яңа ел саннары Русиядәге бәйрәмнәрдән соң гына чынлап торып чыга башлый. Әмма ике басма – “Ватаным Татарстан” һәм “Шәһри Казанның” беренче саннары дөнья күрергә өлгерде инде. Әбүнәчеләр санына күз салсаң, аларны укучы арта кебек. Әмма шунысы да сер түгел, татар матбугаты елдан-ел кырыс игътисад шартларына керә бара. Үз-үзен финанслап, замана һәм укучылар теләген канәгатьләндерү, һәркем белә, җиңел эш түгел. Яңа елдан Татарстанда чыгучы татар телендәге күп кенә газета-журналлар “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенеке булачак. “Хәлләрнең кайсы якка үзгәрәсен үзебез дә белмибез әле”,-ди журналистлар.
“Азатлык” радиосының Казан студиясендә үткән “түгәрәк өстәл” сөйләшүенә шәхси “Ирек мәйданы” газетасының башлыгы Раиф Усманов һәм Татарстан Дәүләт Шурасы, Министрлар Кабинеты басмасы, бер сүз белән әйткәндә хакимият газетасы “Ватаным Татарстан”ның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров килде. Сүз “Яңа игътисад шартларында, көндәшлек үскәндә татар матбугаты ничек яши?” дигән темага барды.
Наил Алан. 2008 елның беренче яртысына язылу вакытында сезнең газеталарны алдыручылар саны якынча өч меңгә арткан. Моңа нәрсә алшарт булган?

Миңназыйм Сәфәров. Тарих боҗра сыман үсә дигән сүзнең төбендә, миңа калса, хикмәт кешенең кызыксынуы үзгәрү белән бәйләнгәндер бу. Без бер вакытта күңел ачуга кайтып калган идек. Ләкин кеше аналитикага якын торган гәҗитләрне, анализ күбрәк булган матбугатны яңадан сайлап ала башлады.

Раиф Усманов.
Мин Миңназыйм абыйның җитди матбугатка тартылу башланды дигән фикере белән килешәм. Минемчә, җиңел матбугатның кискен күтәрелеш вакыты булган иде. 2004-2005 елларда халыкка “Уртак түшәк”, башка шундый җиңел газеталар кирәк иде. Алар бик фантастик тиражлар җыйган вакытлар да бар иде. Ә бүген андый газеталарының тиражлары төшә башлады.

Наил Алан.
Халыкның фикерләү дәрәҗәсе дә еллар белән үсә бара дип әйтәсегез килә инде?

Раиф Усманов.
Әйе. Аннары, җиңел газеталар ябыла да башлады. Узган ярты еллыкта өч айга бер чыга торган бер газета ябылган булса, бу язылу нәтиҗәләре буенча, мин белгәне, тагын ике “атналык” газета ябылачак. Газеталар арасында табигый сайлану китте.

Наил Алан.
Сезгә язылучылар саны артуның тагын берәр сәбәбе бармы? Бәлки, кеше күбрәк акча эшли башлагандыр?

Миңназыйм Сәфәров.
Миңа калса, эш акчада гына түгел. Эш кешенең талымлавында.

Наил Алан.
Димәк, бу үзенә күрә бер төрле конкуренция дә дигән сүз. Ә бүгенге көндә татар матбугаты конкуренцияга сәләтлеме?

Миңназыйм Сәфәров.
Конкуренция бара. Бүген вак, эре газеталарның тиражларын бергә җыйсаң, моннаан берничә еллар белән белән чагыштыргандагы кебек шул чама, әзрәк кенә күбрәк булырга мөмкин, шул чама тираж җыела. Актив укучы бер чама безнең. Физика законы шикелле: монда артса, монда кими. Кемдер ябыла икән, кемгәдер килергә тиешләр.

Раиф Усманов. Без Яңа ел алдыннан гына анкета бастырдык, укучылардан сораштыру үткәрдек. “Газетада нинди темалар охшый, нинди темалар охшамый?” дигән сорау куйган идек. Иң беренче чиратта укучыларны артистлар тормышы, криминал, фаҗигалы хәлләр, киңәшләр кызыксындыра. Ләкин, нәрсә охшамый дигән графа бар, анда да шул ук әйберләр тора. Кемгәдер охшый, кемгәдер охшамый. Шуңа күрә газетабыз сәясәте – шундый җиңел әйберләр аша җитди әйберләрне дә кушып җибәрү. Мәсәлән, артистлар турында бер язма бар, ләкин шул ук санда милләт турындагы язма була, башка мәсьәләләр күтәрелә...
Наил Алан. Бүген күп газеталар тормыш хәлләрен яхшырту өчен рекламага мөрәҗәгать итә. “Ватаным Татарстан”га ул бәлки куркыныч нәрсә түгелдер. Чөнки азмы- күпме дәрәҗәдә хөкүмәт финанслый бит.

Миңназыйм Сәфәров.
Әййе шул, “азмы-күпме дәрәҗәдә”... Бүген 43%-ын үзебез эшлибез, калганын дәүләт финанслый.

Наил Алан.
Сезнең газетагызга күз салсаң кырык өч процент реклама юк кебек.

Миңназыйм Сәфәров.
Әйбәтләп карасагыз, бар анда реклама. Без өйрәнгән модульле реклама гына түгел, соңгы вакытта министрлыкларның ничек эшләве турында бөтен документлары түләүле нигездә бастырабыз.

Rаиф Усманов
Раиф Усманов. Ә без укучыларыбыз хисабына (аларның язылу акчасына) яшибез, газетабызда реклама да юк.

Наил Алан. Димәк, сезгә реклама бирергә килгән кешене ишектән борып чыгарасыз?

Раиф Усманов. Әйе. Чынлап әйткәндә шулай булып чыга. Егерме дүрт битле газетабыз атнага бер чыга. Анда да реклама урнаштыра башласак, укучы әйтергә мөмкин: “Ә ник алдырам мин бу газетаны, монда укырга бер әйбер дә юк”,- дип. Рекламадан баш тартырга түгел, әлбәттә, реклама кирәк, ләкин, без үзебез дә моңа әзер булырга, безнең күләмебез зуррак булырга тиеш. Бүген, атнага ким дигәндә ике тапкыр чыгарга тиеш, яисә безнең бит саннары артыграк буларга тиеш дигән әйбер көн үзәгенә килеп басты. Якындагы ярты ел эчендә, мин уйлыйм, без ике юлның берсен сайларбыз, я калынаербыз, яисә атнага ике тапкыр чыга башларбыз. Барыбер, нормаль газета, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” кебек, көндәлек булырга тиеш. Әгәр дә гәҗит атнага бер килә икән, оперативлык югала. Мин уйладым, “Ватаным Татарстан” кебек чыксак типография һәм почта өчен генә безнең чыгымнарыбыз 390 сум булачак. Әле моңа хезмәт хаклары, аренда өчен түләүләр кермәгән. Бу типография, кәгазь һәм почта. Ә шул ук вакытта “Ватаным Татарстан”, мәсәлән, 280 сум тора. Әгәр без 500 сум куябыз икән, әлбәттә бу газетага бер кем язылмыячак. Дөресрәге, язылачак, ләкин бик аз булачак.

Миңназыйм Сәфәров. Раиф әфәнденен фикерен күәтләп, шуны әйтәсем килә. Без инде хәзер үк тә, 4 полосалы чыкканда да, көндәлек “А-2” форматында укучының өлешенә кермәскә тырышабыз. Чөнки ул укучының ачуын китерә. Хикмәт, аның язылган 4 полосасына тимәүдә. Менә без берничә ел рәттән бу принципны бозганыбыз юк. Хөкүмәт, министрлыкларның эш кәгазьләре дә, рекламалар да өстәмә бит, кушымта рәвешендә генә газетага өстәлә. Теләгән кеше алып укый ала, теләмәгәне алып ташлый. Ә инде алга таба нәкъ без дә шундый планнар белән йөрибез. Реклама арта икән, пропорциональ рәвештә безнең күләмебез дә артырга тиеш. Мин, мәсьәлән, күз алдыма китерәм “Ватаным Татарстан” газетасын, бу турыда әйткәнем дә бар инде, Төркиядә чыккан зур тиражлы газеталарның берсе “Заман” газетасы кебек. Ул 32-36 битле булып, көндәлек булып басыла. Анда яртысыннан артыгын реклама алып тора, шуның арасында булган материаллардан һәр кем үзенә кирәген таба ала. Спорт, сатира, юмор, игътисад, сәясәт. Көн саен килә торган газетаны укып бетереп булмый, ләкин кешенең сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Минемчә, бөтен нәрсә бер газетада булырга тиеш. Реклама бирүче газетаның ни икәнлеген карап тора. Иң зур тиражлы газета икән, аңа бара. Ул аны мәҗбүр итәчәк. Җитди газета икән, аны Президенттан башлап, бизнеста, җитәкчелектә эшләүчеләр укыйлар.

Раиф Усманов.
Бүген рус газеталарын карасак, реклама тулган, ә татар газеталары өчен бу әле сөрелмәгән җир булып кала.
Наил Алан. Без нинди газеталарны алдырасыз дип халык фикерен сораштырган идек. Аларны “Азатлык”ны тыңлаучыларга тәкъдим иттек инде. Фикерләр төрле булды. Кемдер бөтенләй укымый, кемдер “Татарстан яшьләре”н ярата, кемдер “Безнең гәҗит”не алдыра, кемдер интернетка кереп мәглүмат ала...

Миңназыйм Сәфәров.
Күп кешенең үз газетасы бар. Начармы ул, яхшымы ул, ул башкасын белми. Шулар арасында бушлай газеталар да таратыла. Бөтенләй укымыйбыз дигән кешеләр ишетелде. Элек балалар матбугаты, яшьләр матбугаты, олылар матбугаты бар иде. Ә хәзер схема андый түгел. Бүген укучылар өчен тырышырга кирәк, үзебезне белдерергә кирәк.

Раиф Усманов.
Ә мин үзебезнең аудиторияне өчкә бүлер идем: Татарстанның авыл районнарында яшәүчеләр, эре шәһәрләрдә Түбән Кама, Чаллы һәм Казанда яшәүчеләр. Өченче төркем – Татарстаннан читтә яшәүче татарлар. Үзебезнең газета мисалында мин әйтә алам, без Татарстанның авыл районнарында яшәүче укучыларыбызның теләкләрен аңлыйбыз. Алар да безне аңлый. Уртак тел таптык. Шәһәрләрдә яшәүчеләр белән әле эшләргә кирәк. Тиражларны бер көнне чагыштырып караган идек. Казанда 1200 тирәсе укучыбыз бар. Балтач районында укучыбыз Казанга караганда ике тапкыр күбрәк. Бәлки без Казандагы укучыга нәрсә кирәген белеп бетермибез, бәлки газетаны икегә бүлеп, ике төрле эшләргә кирәктер, берсен авыл өчен, икенчесен шәһәр өчен.
Наил Алан. “Ватаным Татарстан”- бәйле газета, ә “Ирек мәйданы” – ул бәйсез газета. Раиф әфәнде, сезнеке бәйсез булгач, димәк, барысын да сөйләп бирергә буламы?

Рәиф Усманов.
Бәйле, бәйсез әйбер безнең башта утыра дип әйтер идем мин. Дума сайлаулары булып узды бит яңа гына. Шуның алдыннан Фәүзия Бәйрәмова мөрәҗәгать тараткан иде. Анда сайлауларга барган очракта демократик рухтагы партияләрне сайларга, демократик партия өчен тавыш бирергә, “Яблоко” өчен тавыш бирергә дип әйтелгән иде. Мин яшермим, ул мөрәҗәгане алдым, ләкин бастырырга курыктым. Аның тагы бер сәбәбе бар инде. Без сайлауларда катнашу турында үзәк сайлау комиссиясенә үзебезнең ризалык хатын да илтмәгән идек. Мин уйлыйм, бу мөрәҗәгать безгә генә түгел, башка газеталарга да килгәндер. Ләкин, бер генә татар газетасы да бу мөрәҗәгатьне бастырмады. Ә “Звезда Поволжья» газетасы бастырды, бер нәрсәсен кисмәгән, ничек бар, шулай бирде. Бөтенесе дә исән-сау, мөхәррир исән-сау, газета да чыга. Шуңа күрә курку дигән әйбер безнең башыбызда утыра.

Наил Алан.
Ә өстән сезне тикшерүчеләр, газетага тәнкыйть белдерүчеләр, менә моны басырга кирәкмәс иде дип киңәш бирүчеләр бармы?

Раиф Усманов.
Юк. Әйтәм ич, курку безнең үзебезнең башта утыра.

Миңназыйм Сәфәров.
Мин дә әйтә алам, бездә чыкканчы материалларны бер кемдә укымый. Бер генә кеше дә материалларны укыганнан соң шалтыратмый, нишләп син моны бастың дип. Чыкыртып табага бастыру дигән әйбергә мин эләкмәдем. Зөлфәт Хәкимнең дөньяны шаулаткан материалын бастырдык. Бер кем дә уйламагандыр “Ватаным Татарстан” шундый материалны бастырыр дип. Басканан соң мин бу материалларны Шәймиев белән килештереп бастырганнардыр дигән фикерне ишеттем.

Рәиф Усманов.
Мин үзем өчен нәтиҗә ясадым, киләсе сайлауларда Фәүзия апа хат китерә икән, мондый хатны бастырырга була. Икенче моментны әйтәсе килә. Тәнкыйть материаллары еш кына була. Башта бер-ике атна уйлыйсың, моны бирергә буламы, биргәч, икенчесен курыкмыйча бирәсең. Бу әйбергә адымлап-адымлап барасың.

Миңназыйм Сәфәров.
Бу өлкәдә узышсаң да ярый. Конкуренция булса да ярый, чөнки конкуренция булмаса, кеше карап утыра, бу малайның башын кисәрләрме, юкмы? Киссәләр, сөенергә микән, көенергә микән дип?
Наил Алан. Менә бүген бик күп газеталар, журналлар “Татмедиа”га керүе турында төрле фикерләр белдерергә тырыша. Хәлләр начарлана икән, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Хәлләр ничек булыр икән, дип сораучылар да бар. Журналистлар, мөхәррирләр арасында алга таба нәрсә буласын белмибез дип әйтүчеләр дә бар.

Миңназыйм Сәфәров.
Татар матбугаты – ул әле мәгълүмәт җиткерүче генә түгел, күп очракта ул татарны туплаучы, барлап торучы. Татар матбугатын алган кеше – ул милләткә якыная. Шуңа күрә күп очракта аны акчага гына кайтарып калдырмаска кирәк. Әгәр дә бөтен нәрсәне акчага кайтарып калдырып, монысы табыш китерми – бетерәбез, моның аз гына табышы бар – калдырабыз дигән принцип кертелә икән, ул өч тиенлек куян булачак. Мәсәлән, Мәскәүдә матбугат та, укучысы да бихисап. Анда берсе югалу, икенчесе югалу – бик зур зыян түгел. Ә татар матбугатында бер генә газетаның төшеп калуын без сизәчәкбез.

Раиф Усманов.
Төрле исем алыштыру булып калмасын инде. Элек бит матбугат министрлыгы бар иде. Аннары Татмедиа оешты. Газеталарны анда күчерделәр. Хәзер акционерлык җәмгыяте оешты. Шуңа күчереп куйдылар. Бер төп өстеннән икенчесенә күчерү булмасын, эчендә бер нинди үзгәрү булсын иде. Мин үзебезне Татмедианың бер микромоделе дип карыйм. Без “Ирек мәйданы” дигән гәҗитне чыгарабыз, “Тәмле тамак”, “Сладкоежка”, башкалары бар. Безнең эш нәрсәгә корылган. “Ирек мәйданы” газетасында үзебезнең башка газеталарны да күтәрәбез, аларга язылыгыз, дибез. Ә башка үзебезнең газеталарда “Ирек мәйданы”на язылыгыз дибез. Районнарга барсак, анда бөтен газеталарыбызны такъдим итәбез. Мәсәлән, “Татмедиа”ның берничә журналы бар, алар бер-берсен күтәрә ала, битләрендә анонс ясый ала бит. Икенче момент, районнарда вәкиллекләрне ачырга була. Ә хәзер дәүләт газеталары бер-берсен конкурент күрәләр, һәр кайсы үзенә генә тираж җыярга тырыша. Берлек юк, бердәмлек юк.

Наил Алан.
Икенче яктан караганда, кысыр, сөт бирми торган һәм бозауламый торган сыер асрап торуга караганда, ягъни бер файда да китерми торган газета, үзе үзен аклый алмый торганны тоту. Аның укучысы алты-җиде мең, яисә унике мең генә булса... Аны тотуда ни файда соң?

Раиф Усманов.
Кысыр сыер урынына әйбәтрәк сыер алырга дигәннән... Бер-берсен кабатлаучы шактый гына газеталар бар безнең. Мәсәлән, “Сабантуй” һәм “Көмеш кыңгырау” газетасы бар. Аларның редакцияләрен берләштереп, берсе Чаллыда, икенчесе Казанда яшәсен, алар берләшеп, көчлерәк балалар матбугатын такъдим итә алмый микән? Мәсәлән, бер-берсен кабатлый торган “Сабыйга” һәм “Ялкын” журналлары бар. “Казан утлары”һәм “Мәйдан” журналы бар.
Наил Алан.
Көчлеләр яшәргә тиеш дигән замана җитеп килә түгелме соң? Мисал өчен, утызны җыя торган, кырыкны җыя торган, егерме бишне җыя торган, үзләрен финанслый ала торганы.

Миңназыйм Сәфәров.
Алар укучыны уйларга, фикерләргә өйрәтсә, бик әйбәт булыр иде. Төкереп яшәргә өйрәтә торганнары да җитеп тора бит...

Наил Алан.
Сүз башында андыйлар үлеп бара, ябыла, чөнки халык фикере үзгәрә дип әйткән идек түгелме?..

Миңназыйм Сәфәров.
Без бүген, “Казан утларының” тиражы сигез-тугыз мең генә, дип әйтәбез. Ләкин, “генә” дип әйтү дөрес түгел. Бу бит җитди, әдәби җурнал. Бәлки, аңа утыз мең тиражны җыю мөмкин дә түгел.
Наил Алан. Әгәр дә сезне “Ватаным Татарстанны” бишенче гынварь көнне бөтен финанслауны туктатабыз дисәләр, нәрсә эшлисез?

Миңназыйм Сәфәров.
Мин аны күптән әйтәм, безнең гәҗитебезнең муенындагы ташны алып ыргытсалар дип. Бездә рәсмилек дигән таш бар. Татар матбугатының хөкүмәт нәрсә эшләве, Президентының нәрсә турында уйлавы, менә шул ул рәсмилек. Бу темаларны алу һәм чәйнәп бирү шул кадәр авыр, шунда тешләрне сындырырга мөмкин. Ә язырга, кешегә аңлатырга кирәк. Темаларны башта аңларга кирәк. Әгәр дә бу муендагы ташны алсак, бөтенләй икенче газета булыр идек.

Наил Алан.
Сезнең тел төбегездән аңлавымча, муенында таш булган хакимияткә караган газеталар да, шулайук бәйсез, шәхси газеталарның да яшәргә хакы бар.

Раиф Усманов.
Әйе. Бер төркем газета-журналлар бар: балалар өчен, “Казан утлары” кебек әдәби журналлар. Алар дәүләт ярдәменнән башка бер ничек тә яши алмый. Мин әйттем бит, Татмедианың берничә газетасы берләшеп, корпорация кебек эшләргә тиеш, дип. Сүз бит бөтен газеталар турында бармый. Сүз электән килә торган биш-алты татар матбугатының каймагы булган газета-журналлар турында бара: “Сөембикә”, “Ялкын”, “Сабантуй”. Аларны күтәреп, конкурентлыкка сәләтле журнал итеп таратырга кирәк.
XS
SM
MD
LG