Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бушның сәфәре алдыннан Ольмерт белән Аббас очрашып сөйләшәчәк


Сишәмбе көнне Фәләстин һәм Израиль җитәкчеләре тынычлык булдыру турында сөйләшәчәк.
Израильның премьеры Эхуд Ольмерт белән Фәләстин автономиясе җитәкчесе Мәхмүд Аббас Кушма Штатлар президенты Джордж Бушның Якын Көнчыгышка сәфәренә бер көн калгач Иерусалимда очрашачак.

Бушның сәфәре Аннаполиста (АКШ) Якын Көнчыгышка багышланган халыкара конференция узып 1,5 айдан соң була. Ул чакта Аббас һәм Ольмерт 2009нчы ел башына, ягъни Джордж Бушның президентлык вазыйфасы төгәлләнгәнче тынычлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру өчен хәлдән килгәннең барысын да эшлиячәкләрен вәгъдә иткәннәр иде.
XS
SM
MD
LG