Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:21

Чаллыдан Саакашвилига котлау хаты китте


Оппозиция сайлауның 2-нче турын таләп итсә дә, Чаллы ТИҮ-еннән Михаил Саакашвилига президент булып сайлану уңаеннан котлау җибәрелде.


Әлеге котлау ТИҮнең дүшәмбе көнге утырышында тикшерелде, хупланды һәм кабул ителде. Котлауны кабул итәр алдыннан ТИҮ рәисе Р.Кашапов Грузия – НАТО, Саакашвили – Гачечеладзе мөнәсәбәтләренә тукталды:
"Грузия НАТОга кирәкме – юкмы? Моны Европа да, Америка да көтә. Элекке СССР республикалары да көтә. 61% грузин сайлауда НАТОга керүне хуплады. 7 кандидатның 6сы НАТОга керүне яклады. Русиянең үзәк матбугаты бу хакта бер сүз дә әйтми. Грузия НАТОга кергәннән соң бөтен Кавказ республикалары шушы блок тирәсендә тупланмасмы? Шуннан куркалар. Оппозициядә булган Гачечеладзе Саакашвили турында ниләр генә әйтмәде, аны грузин халкына террор оештыруда гаепләде, фашист, диде. Раштуа көнендә Саакашвили шушы кешегә елмаеп кул бирде, матур итеп сөйләште. Бу – демократия. Русиядә кем дә булса, матбугат аша Путинны террорист, фашист дип атаса, бу кешене төрмә яки психбольница көтә, яки юкка чыгаралар", диде ТИҮ рәисе Р.Кашапов.
Чаллы ТИҮ рәисе урынбасары Габдрахман Җәләлетдинов М.Саакашвили исеменә җибәреләчәк хатны бәян итә:
"Грузия республикасы президенты Михаил Саакашвили әфәндегә.

Грузия дәүләте президенты вазыйфасына сайлау уңаеннан безнең котлауны кабул итеп алыгыз. Узган сайлаулар демократик принципларга нигезләнгән дәүләт булдыруны раслады. Бу – тарихи чынбарлыкта Грузиянең яшәвен күрсәтә. Эчке сәясәттә һәм халыкара эшчәнлектә булган Сезнең бай тәҗрибәгез төрле халыклар, төрле дин тотучылар арасында яхшы мөнәсәбәтләр булдырырга мөмкинлек бирер."
Шушы ук хатта, Грузиянең иҗтимагый-сәяси оешмаларының сезнең ярдәм белән Кавказ халыкларының Конфедерациясен төзүне хуплар идек, дигән фикер әйтелә. Хат мондый юллар белән тәмамлана:
"Безгә, татарларга, мөстәкыйльлек алып, демократик юл белән баручы халыкларга көнләшеп карарга гына кала. Сезне һәм сайлаучыларыгызны җиңү белән котлыйбыз."
Хат астына АКШта яшәүче Вил Мирзаянов, Башкортстаннан Айрат Шәрипов, Казакъстаннан Илдар Кәримов, Мәскәүдән Илсур Исхаков, Украинадан Фәрит Рәхимов, Татарстаннан Рафис Кашаповның исемнәре тора.
Чаллы ТИҮ рәисе Кашапов әйтүенчә, алда санап кителгән татар зыялылары белән әлеге хатның эчтәлеге сөйләшенгән, килешенгән.

XS
SM
MD
LG