Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда татар галимнәренең яңа ачышлары


Сыерларның яңа 4 токымын барлыкка китерүче галимнәр “Руссиянең иң яхшы кешеләре” дигән энциклопедия исемлегенә кергән.

Яңа ел алдыннан гына Оренбурның Бөтенруссия фәнни эзләнүләр һәм итле терлекчелек институтының 5 хезмәткәре “Руссиянең иң яхшы кешеләре” дигән энциклопедия исемлегенә керде. Шулар арасында 3-се безнең милләттәшләребез. Аларның берсе – Фуат Галим улы Каюмов. Әлеге институтта ул 37 ел эшли, хәзер – фәннәр докторы, профессор. Соңгы елларда гына алар сыерларның яңа 4 токымын барлыкка китерделәр.
Яңа ел алдыннан гына әлеге галимнәр Мәскәүдән яңа сыерлар нәселен – урыс камолларын үрчетү таныклык, ягъни патент алып кайттылар. Бу яңа нәсел күбрәк кырда, далада һәм Идел буенда үрчетү өчен каралган.
Яңа селекция нәселе белән Оренбур, Самара, Челәбе, Волгоград һәм Татарстан кызыксыналар икән. Күргәзмәләрдә әлеге нәсел алтын медальләр белән бүләкләнгән.
Бу урыс камоллары токымын барлыкка китерер өчен галимнәргә 50 ел эшләргә туры килде, - диде профессор Фуат Каюмов.
Шулай ук фән докторы Фуат Каюмов ике ел элек, Мәскәүдә, нәшер ителгән “Все о мясе” дигән китап авторларының дүртесенең берсе. Әлеге 250 битле китапның 60 ит ашамлыкларының рецептлары бирелгән.
Шулай итеп, галимнәрнең һәм милләттәшләребезнең 50 еллык эш нәтиҗәсе танылды, һәм югары бәяләнде.
XS
SM
MD
LG