Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:18

Думадагы Татарстан депутатларының республика мәнфәгатьләрен яклавы икеле


Татарстан депутатлары Русия Думасында 14 урын алып тора

Татарстан депутатлары Русия Думасында 14 урын алып тора

Дәүләт Думасы депутатларының кайсысы нинди комитетта эшләве Думаның яңа елга кадәр булган утырышларында хәл ителсә дә, рәсми рәвештә бу исемлек бәйрәмнәрдән соң гына игълан ителде. Аның белән Думаның Интернет сәхифәсендә танышып була.

Утырыш нәтиҗәсендә Русия Дәүләт Думасында 32 комитет төзелә. Татарстаннан сайланган 14 депутат төрлесенә билгеләнгән. Иң элек шуны әйтергә кирәк, Думаның узган җыелышында республикадан депутатларның күбесе комитет рәисе урынбасарлары булып торсалар, бу юлы хәл үзгә, барысы да гади әгъзалар. Бер Олег Морозов кына Дума рәисе урынбасары урынында кала алды.

Башкалар: Клавдия Новикова – хезмәт һәм социаль сәясәт комитетында, Хафиз Салихов – сәнәгать, Марат Заһидуллов – төзелеш һәм җир мәсьәләсе, Фатыйх Сибагатуллин федерация эшләре һәм төбәк сәясәте, Гөлнара Сергеева - конституцион канунчылык һәм дәүләт төзелеше, Алинә Кабаева – яшләр комитетына теркәлгән. Элек комитет рәисе урынбасарлары булып торган Айрат Хәйруллин белән Илдар Гыйлметдинов та хәзер бу вазыйфада түгел, Хәйруллин - аграр, Гыйлметдинов - спорт комитеты әгъзасы булып тора.
Татарстандагы депутатлар милли компонент, милли шартнамә өчен көрәшеп йөрсә дә, Думада комитет бүленешләрендә республикадан бер генә депутат та милли комитетны сайламаган. Алай гына да түгел, Думаның рәсми электрон сәхифәсенә ышансаң, бу комитетка бер кеше генә кертелгән. Ул - әлеге комитетның рәисе Валентин Купцов. Анысы да коммунистлар фиркасе әгъзасы һәм һәрдаим Татарстан белән Русия арасындагы шартнамәнең кабул ителүенә каршы торган кеше. Шуңа да милли комитет аның кулына гына калса, бу Татарстанга тискәре йогынты ясарга мөмкин диючеләр дә бар сәясәтчеләр арасында. Думадагы депутатларның мондый бүленешенә Татарстанда караш нинди? Рәшит Әхмәтов фикерен тәкъдим итәбез.
Рәшит Әхмәтов
"Милли комитетта бер Купцовның гына булуы, бер генә татар депутатының да анда язылмавы бу гаҗәеп хәл, әлбәттә. Әйтергә кирәк, бу төп комитетларның берсе, биредә ике татар депутаты гына булса да, теге яисә бу мәсьәләне чишергә җиңелерәк булыр иде. Шул ук латин графикасын бетерүгә каршы торырлар иде, шулай ук милли компонентны бетерүгә ризасызлык белдерерләр иде һәм башкасы. Татарстаннан сайланган депутатлар төрле җиргә таралмыйча, бер комитетка гына туплансалар, бу дөресрәк булыр иде. Мәскәү кирмәне хакимияте моңа рөхсәт бирер идеме, монысы икенче мәсьәлә, ләкин биредә күренгәнчә, депутатлар тырышып та карамаганнар. Минемчә аларны күбрәк Татарстан түгел, ә үз мәнфәгатләре борчыйдыр."
Бу фикерләргә өстәп Рәшит Әхмәтов республика президенты хакимиятендә Думадагы депутатлар белән шөгыльләнүче бүлек ачырга тәкъдим итә.
Думадагы милли комитет һәм Татарстан депутатларының анда эшләргә теләмәвенә карата сәясәтче Фәндәс Сафиуллин мондый фикер белдерде:
"Депутат Гыйлметдиновның милли комитетка язылмавына аптыраш булды. Ул бит инде үзенең иҗтимагый эше буенча федераль милли мөхтәриятенең җитәкчесе буларак иң беренче шунда язылырга тиеш иде. Бу комитетка да кермәгәч, ничек ул безнең милли юлбашчы була ала. Димәк аңа милли мәсьәлә шуның кадәр генә кадерле. Барлык депутатларның да бер үк комитетка язылуын бик дөрес дип санамыйм, һәрберсе берәм-берәм төрле комитетларда эшләсәләр һәм анда Татарстан мәнфәгатен яктыртсалар әйбәт була. Ә аларның бердәм булулары пленар утырыш вакытында тавыш биргәндә күренергә тиеш. Менә шунсы кирәк, әмма ансы юк."
Фәндәс Сафиуллин
Мәктәпләрдә милли компонентның бетерелүенә килгәндә, Фәндәс Сафиуллинның бу темага карата “Звезда Поволжья” газетасында берничә үткен телле язмасы басылып чыгуы билгеле. Биредәге кайбер фикерләрне ул Азатлыкка да әйтеп узды.
"Безнең депутатлар өч утырышта да милли компонентка каршы канунны яклап чыктылар. Димәк безнең депутатларга өмет юк. Алар барысы да “Бердәм Русия”дән. Ә бу фирка шушы канунны беренче хуплаучы булды. Ахыргы тавыш биргәндә, шул фирка генә бу канунны яклап чыкты, хәтта Жириновский фиркасе дә аны якламады. 4 чакырылышка кергән депутатлар шушы канунны яклаган өчен кертелделәр бит анда. Әгәр дә дәүләт, халык үзен хөрмәт итсә, үзен бетерергә дигән канунны сайлаган депутатларны кабат сайлап Думага җибәрер идеме?"
Милли компонентны кайтарып булырмы дигәнгә Фәндәс Сафиуллин болай диде:
"Милли компонентны кире кайтару дигәндә, хәзер безгә сорау бирәләр: “үзегез яклап тавыш бирдегез, шушы канунны яклаган фиркагә 95% тавыш бирдегез, димәк сезнең халык үзен–үзе бетерергә риза, бу канунга каршы чыгарга нинди нигезегез бар?” дип әйтсәләр, безнең җавап юк."
Шулай итеп Думада да милләт темасы ятим калды. Гәрчә кайбер белгечләр комитетлар һәм анда керүчеләрнең исемлеге тулы түгел һәм анда яхшы якка үзгәрешләр кертелергә мөмкин дип ышана.

XS
SM
MD
LG