Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр артуга каршы урам җыены узды


Самарда торак-коммуналь хуҗалыкларга бәяләр үсүгә каршы һәм Русия президенты сайлауларын гадел уздыру өчен, урам җыены узды. 200ләп кеше катнашкан акцияне Коммунистлар фиркәсенең җирле бүлекчәсе һәм хокук яклаучылар оештырды.

Урам җыенында катнашучылар, Самарада 1 гыйнвардан торак-коммуналь хуҗалыклар өчен бәяләрнең 20 процентка үсүенә ризасызлык белдерде. Шулай ук алар мартта үтәчәк сайлауларда тавыш санаулар бәйсез булырга тиеш дип әйткән һәм оппозициядән булган нәмзәтләр өчен тавыш бирергә чакырган.

XS
SM
MD
LG