Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә каршылык акциясе узды


Грузиядә оппозициия башта үзәк сайлау комиссиясе, аннары җәмәгать телевидениесе янында сайлау нәтиҗәләрен инкарь итүне таләп итеп каршылык акциясен уздырды.
Оппозиция вәкилләре Саакашвили тарафыннан бу вазыйфага куелган Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Леван Тархнишвили эш бүлмәсенә бәреп кергәннәр һәм барлык сайлау бүлекчәләре протоколларын таләп иткәннәр.
Шул ук вакытта оппозиция вәкилләре үз протоколларын күрсәтергә әзер булуарын әйткәннәр һәм алар нигезендә хакимият сайлауларда хәрәмләшүләр булгы исбат ителәчәген әйткәннәр.
Тархнишвили оппозиция вәкилләреннән чыгып китүләрен һәм журналистлар алдында тавыш куптармаулары таләп иткән.
Оппозиция һәм Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре арасында тавыш купкан, шуннан оппозиция вәкилләре Җәмәгать грузин телевидениесе бинасы янына киткән һәм сайлау барышын гадел яктыртмауда гаепләп каршылык акциясен дәвам иткән.
90 проценттан күбрәк бюлетенне санаганнан соң, Грузия Үзәк сайлау комиссиясе хәзерге президент Михаил Саакашвили 50 проценттан күбрәк тавыш җыйды дип белдерде. Икенче урында – Гачечиладзе. Ул 25 процент тирәсе тавыш җыйган.
Оппозиция бу нәтиҗәләр белән килешми, тавышлар Саакашвили файдасына арттырылган ди һәм мәхкәмәдә аны исбатларга уйлый.
Халыкара күзәтүчеләр кайбер вак кына төгәлсезлекләр булуга карамастан да, Грузиядәге сайлаулар ирекле һәм гадел узды дип белдерде. Сайлауны АКШ президенты һәм Европа берлеге дә хуплады.
XS
SM
MD
LG