Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:04

Намзәтләр Нью Һәмпширда көч сынаша


Нью Һәмпшир нәтиҗәләре мөһим булачак

Нью Һәмпшир нәтиҗәләре мөһим булачак

Монда да демократлардан Барак Обама күпчелек тавыш җыйса – сенатор Һиллари Клинтонның президентлыкка өмете чәлпәрәмә киләчәк.


Республикан намзәтләре – Айовада җиңгән Майк Һакаби һәм икенче килгән Джон МакКэйн арасында да көрәш бик киеренке. Бүген Нью Һәмпширда җиңәчәк намзәтләрнең президентлык ярышында соңгы баскычка, 4 ноябрь сайлавына җитү шансы нык артачак. Алар мәгълүмат чаралары һәм җәмәгәтчелек игътибарында булачак.

Айовада узган иң беренче сайлау нәтиҗәсе көтелгәнчә булмады. Айларча мәгълүмат чаралары, фикер белешү үзәкләре, элекке президент Клинтонның җәмәгәтен, Нью Йорк сенаторы Һиллари Клинтонны – демократлардан төп намзәт дип атап килде. Дүшәмбе көнне аны сайлаучыларның берсе – Айовада җиңелүгә ничек карыйсыз, дип сорагач, Клинтон күз яшьләрен яшерә алмады:
Һиллари Клинтон көрәшен дәвам итәчәк
"Кайберәүләр сайлауны уен дип күрә. Кемдер җиңә, кемдер ота, дип уйлый. Әмма безнең илебезнең киләчәге турында сүз бара бит. Бу балаларыбызның киләчәге, бу без, барыбыз. Кемгәдер бу авырлыкларны җиңеп эшләргә кирәк."

Сәясәткә әле яңа гына килгән икенче бер демократ Барак Обама исә тирә ягында өмет һәм оптимизм тарата. Бу көннәрдә аның рейтингы Клинтонныкы белән чагыштырганда 10%ка арткан.

Обамага 47 яшь, АКШ сенатында ул 3 кенә ел. Моңа да карамастан, меңләгән кеше аның чыгышларын тыңлар өчен чиратка тезелә. Халыкны ул илне берләштерү нияте белән җәлеп итә. Өмет, берләшү, тигезлек – Обама чыгышларындагы төп мәсәләләр. Штатларны ул зәңгәр төсле либераллар һәм кызыл төсле консервативларга аермаска чакыра, халыкка бу ошый.

Үзенең тормыш юлы турында ул – "Америкада гына була алырлык хәл" дип сөйләргә ярата. Әтисе африкалы, әнисе американ булган Баракны әнисе үзе генә үстергән. Яшь чакта ук ул Иллиноис штаты шурасына сайланган, аңарчы Һарвардта Хокук мәктәбен тәмамлаган. 2004тә АКШ сенатына сайланган. Узган атнада Айова штатында 44 яшьтән яшьрәк булган сайлаучыларның күпчелеге аның өчен тавыш биргән:

"Минем өчен Джордж Бушка каршы булганнар гына тавыш бирми. Нәрсәгәдер каршы булу җиңел ул. Сез нәрсәнедер яклап тавыш биреп карагыз. Айовадагы халык шуны эшләде дә. Алар – безнең милләт буларак берләшеп зур проблемаларны чишә алуыбызны күрергә тели. Безнең зур хыялларны тормышка ашырырлык, зур эшләр башкарырлык бердәм милләт булуыбызны тели."

Һиллари Клинтонның да Нью Һәмпширда эше күп булды. Аның программасы Обаманыкыннан нык аерылмаса да, белгечләр фикеренчә аңа Вашингтондагы бәйләнешләре комачаулый, халыкка исә тормышта үзгәреш кирәк.

"Үзгәреш" дигән сүзне ике партиянең дә намзәтләреннән еш ишетергә туры килә. Бу сайлау инде башыннан бирле зур үзгәреш. 1928нче елдан бирле беренче мәртәбә президентлыкка – хәзерге илбашы да, вице-президент та дәгъва итми.

Республиканнарга алдагы төн нинди нәтиҗәләр китерер? Айовада җиңгән элекке Арканзас штаты башлыгы Майк Һакаби, фикер белешүләр күрсәтүенчә, өченче генә урында.. Нью Һәмпшир халкы, хәрби ветеран, Гыйрак сугышын яклаучы сенатор Джон МакКэйнны сайларга охшаган, ул барысыннан да 5% алда бара.

Американ демократиясе турында сүз чыкканда, аның иң беренче дәлиле итеп – шушы беренчел сайлауларны атап булыр иде. Президентлыкка намзәтләр айлар буена шул штатларда йөри. Алар халык алдында чыгышлар ясап кына калмый, йорттан йортка, оешмадан оешмага үзләре йөреп, кешеләр белән чәй-кәһвә эчә, хәл-әхвәлләрен белешә, моң-зарларын тыңлый. Сайлауның нәкъ шушы, беренчел өлешендә – һәр сайлаучының тавышы зур мәгънәгә ия.

"Онытмагыз мине!"

Шимбә көнне Нью Һәмпшир штаты башкаласы Манчестер шәһәре буйлап зур ак аю киемен кигән бер кеше йөрде. Аның кулында: "Онытмагыз мине" дигән язу бар иде:

"Ак аюлар бетә бит, юкка чыга. Сәясәтчеләр климатның җылынуына игътибар итсен, чаралар күрсен. Бу инде хәзер чынбарлык бит. Һәм минемчә үзгәрешләр вакыты җитте инде, үзгәреш булачак. Американ халкы инде нәрсәдер эшләнгәнен күрергә тели, һәм бу шулай булачак та." дип сөйләде ак аю булып киенгән Том Китинг исемле кеше.

1992нче елда президентлыкка дәгъва иткән Билл Клинтон Айовада да, Нью Һәмпширда да җиңмәде. Аның каравы – президентлык ярышында беренче булды. Дүшәмбе көнне аның җәмәгәте Һиллари Клинтон да – Нью Һәмпширда булачак нәтиҗәләргә карамастан көрәшен дәвам итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG