Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:39

Буш Израильга килде


Бүген АКШ президенты Джордж Буш Израильгә килде. Ул анда Израиль җитәкчелеге белән Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру турында сөйләшәчәк. Буш шулай ук Фәләстин җирләрен караячак. Пәнҗешәмбегә Фәләстин автономиясе җитәкчесе Мәхмүд Аббас һәм премьер-министры Сәләм Файад белән очрашу каралган.

Израильдә һәм Фәләстин җирләрендә Буш килү нисбәтеннән, иминлек чаралары арттырылган. АКШ президенты килер алдыннан берничә сәгать элек кенә Фәләстин сугышчылары Израильның көнчыгышына ракета һәм мина һөҗүме ясады. Сдерот шәһәрендә йорт ишелгән. Мәетләр турында хәбәр ителми.
Газа сызыгында хәрбиләр Израиль җирләренә ут ачкан сугышчыларга карата һөҗүм чаралары уздырган. Бер сугышчы үтерелгән, 4кә якыны яраланган.

XS
SM
MD
LG