Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда яшь кызларны кияүгә мәҗбүри бирәләр


11 яшьлек килен һәм аның 40 яшьлек ире
11 яшьлек килен һәм аның 40 яшьлек ире

Кыз балалар кайчан да булса кияүгә чыгып балалар үстерү турында хыяллана. Кайбер хатын-кызлар моны үз тормышларының төп максаты итеп күрә, башкалары башта укуларын, эшләрен карый, аннары гына тормышка чыга.


Күпчелек илдә бу карарны хатын-кызлар үзләре кабул итсә , Әфганстанда һәр икенче кыз бала мәҗбүри, бер дә белмәгән, күрмәгән кешегә бик яшь булганда кияүгә бирелә.

Илнең көнбатышындагы Һерат вилаятендә яшәүче Торпекай исемле кызга 17 яшь. Ул инде 4 ел кияүдә. Ул яшьтә хатын булу, иренең гаиләсенә хезмәтче булып төшү – кыз балага нык тәэсир иткән. Чыдый алмаслык була башлагач Торпекай үз үзенә кул салган, исән калган. Хәзер ул хастаханәдә:

"Шул кадәр ачулы идем, яшисем килмәде. Пычак юк иде, дару белән агуланырга – дару тапмадым, шуңа үз үземә ут төртәргә булдым, бензин сиптем."

Кызларны үсмер чакта ук кияүгә бирү Әфганстанда гадәти хәл дияргә була. БМОның балалар идарәсе, ЮНИСЕФ мәгълүматләренә караганда, илдә кияүгә бирелгән кызларның 57%ты – 16 яшьтән дә яшьрәк. Хокук яклаучылар исә – кызларның 80%ты – мәҗбүри кияүгә бирелә, дип белдерә.

Туйда аларның кулларында чәчәк түгел, ә курчак була...


Әфганстанда әфган хатын-кызлар оешмаларын берләштергән челтәр бар. Хатын-кызлар хокукларын кайгыртучы бу бәйсез челтәрнең вәкиле Хәтимә Мослеһ сүзләренә караганда, авыл җирендә кызлар кайвакыт 9-10 яшьтә үк кияүгә бирелә. Туй мәҗлесендә дә аларның кулында чәчәк бәйләме түгел, ә курчаклар, уенчыклар була....

Кияүләрен дә алар беренче мәртәбә туйда гына күрә... кыз балаларның күпчелеге 40-60 яшьтәге ирләргә кияүгә бирелә... Аларның язмышын гаиләләр алдан хәл иткән була, дип сөйләде Хәтимә ханым.

"Ул кызлар "тормышымны хәтерләмим, балачагымны да хәтерләмим" дип сөйли. Алар үз туйларын да хәтерләми, чөнки әле кечкенә була. Алар "туй булды, әмма мин аның нәрсә икәнен аңламадым, дип сөйли."

Иртә кияүгә бирүнең сәбәбе нәрсәдә соң?

Әфган авылларында кызларның егетләр белән танышып аралашуы –хурлык дип санала. Кайбер ата-аналар шундый "мәсхәрәгә" калмас өчен кызларын тизрәк кияүгә бирергә тырыша. Еллар буе дәвам иткән сугышта да кызларны көчләү очраклары күп булды, ата-аналар балаларын бу хурлыктан да кияүгә биреп сакларга тырыша. Тагын бер сәбәп – хәерчелек. Ярлырак ата-аналар кызларын яхшырак гаиләгә урнаштырырга тырыша. Яшь кызларга өйләнүчеләр гадәттә олырак ирләр була, алар кыз өчен күбрәк акча бирә ала.

Яшь килеш бала тапканда – балалар һәм аналар арасында үлем очраклары да арта. Әфган хатын-кызлары уртача 44 яшькә кадәр генә яши.

Кабулдагы Рабига Балхы Хастаханәсе табибы Бәдрия ханым Һәссәс сүзләренә караганда, туйдан соң ук китерелгән кызларның саны шактый:

"Кайберләре вәхшиләрчә көчләнгән була. Җәрәһәтләнгән кыз балаларның каннары ага. Кайберләре хастаханәгә соң китерелә, күп кан .галткан була. Шәхсән үзем мин андыйларны бик күп күрдем."

Әфган җәмгыятенең фаҗигасе...


Балалар идарәсенең Кабулдагы вәкилчелендә эшләүче Сами Һашеми, бу бөтен әфган җәмгыятенең фаҗигасе, ди. Бу яшьтә кызлар курчак, уенчыклар белән уйнарга, китап укырга, рәсем ясарга тиеш, аның урынына алар ирләренең гаиләсенә хезмәт итә һәм үзләре бала таба.

Әфган хөкүмәте ниндидер чаралар да күрә үзе. Күптән түгел кияүгә чыгу яше – 16дан 17гә үзгәртелде. 17дән яшьрәк хатын алырга теләгән ирләр никах турында таныклык ала алмый... Ә кирәкме ул аларга? Күпләр, бигрәк тә авыл җирләрендә, никахларын теркәүне кирәк дип тә санамый, ди белгечләр.

Ил буйлап хокук яклау оешмалары халык арасында еш алып бара, балалар һәм хатын-кызларга белем алу мөмкинлекеләрен арттыра. Оешма вәкилләре ерак авылларга барып ата-аналар, укытучылар, җирле рәсмиләр белән очраша.

Ләкин вәзгыятьне үзгәртү өчен еллар кирәк булачак, кайберәүләр моның өчен буыннар алмашырга тиеш, дип саный...
XS
SM
MD
LG