Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:16

Самар Дуслык йортында мигрантлар турында сөйләшү


Фикер алышуда милли үзәкләренең юлбашчылары һәм гади әгъзалары да катнашты. Сүз Кавказ һәм Урта Азия якларыннан күчеп килүчеләр турында барды.

Алып баручы Свиязова ханым түгәрәк өстәлдә сөйләшүчеләргә дистәләгән сораулар яудырды. “Мигрант” сүзенә төрле кеше төрле мәгънә сала икән. Берәүләр: “Бу категория кешеләрне вакытлыча килеп акча эшләүчеләр”,- ди. Икенчеләре: “Бу адәмнәр Самар төбәгенә төпләнергә килүчеләр “,- дип күзаллый. Өченчеләре халыкларның күченешенә тарихи күзлектән карыйлар. Узган гасырның инкыйлабында Русиядән чит мәмләкәтләргә милләтләрнең асыл затлары китсә, бүген Самар өлкәсенә читләрдән иң наданнар килүенә басым ясадылар. Бик күпләр бер нәрсәгә игътибар иткәннәр, Самар өлкәсенә килгән Азия, Кавказ ирләре арасында ике гаилә тотучылары күп. Берсе – бер көтү бала белән тарихи ватандагысы, икенче гаиләсе – монда Самарда. Һәм аларның марҗаларга өйләнеп торулары мәхәббәт һәм пропискага керү белән бәйләнгән.
Мигрантлар арасында наркотиклар сату гадәти хәлгә әйләнеп бара, шуның аркасында якын күршеләре белән хәттә эшләр сугышка барып җитә икән.
Әгәр дә кемдер берәр мигрантка бүлмә тапшырса, тиз арада бу бүлмәдә унар, унбишәр кеше яшәве дә гадәти хәл,- диләр фикер алышучылар.
Мигрантлар арасында криминал төркемнәрнең барлыкка килүе дә нормага кереп бара.
Авыл җиренә берәм-берәм генә түгел, ә күпләп күченү гадәткә кереп киткән, ә менә яңа килгәннәр җирле халыкның урнашкан гадәтләренә бик буйсынасылары килми.
Ә менә төрле төзелештә эшләүче таҗик, үзбәк төзүчеләрен тик мактап кына искә алдылар. Өлгерләр, уңганнар, айныклар, эшлиләр дә, намаз укырга да өлгерәләр. Шул ук вакытта Самардагы эчүчеләр мохитенә кереп китүчеләр дә, урам буйлап шешә авызыннан сыра эчүче Азия егетләре дә хәзер күрергә була, болары инде җирле “культура”га карышмый гына кереп китүчеләр.
Мигрантларның бистәләп торуларын хуплыйсызмы, әллә сибелеп яшәүләре ягындамы?- дигәнгә,күпчелек
мигрантларның аерым кварталлары булса, яхшырак,чөнки шулай күмәк яшәгәндә, аларның үз лидерлары аларга хуҗа булачак, һәм бу милли үзенчәлекне сакларга шартлар тудыра, -диделәр.
Гомумән, өч сәгать дәвамында барган фикер алышуда төрле-төрле фикерләр әйтелде, һәм йомгак ясап шундыйрак фикер яңгырады:
Самар өлкәсенә мигрантлар кирәк, ләкин алар бүген бирегә контрольсез агыла. Рус телен белмәү, Русия кануннарын белмәү, һөнәрсезлек, хәерчелек – болар барчасы да намуслы мигрантны да бик кыен хәлләргә куя, шәхес буларак җәберләнүләргә китерә.

XS
SM
MD
LG