Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрабәдә исән калганнар ихтималы юк диярлек


Хәрәбәләрне актару һаман дәвам итә
Хәрәбәләрне актару һаман дәвам итә

Үлүчеләр саны арта. Шартлау нәтиҗәсендә кимендә 8 кеше үлгән.


Кече Печора урамындагы 7 йорт янында булганда бу шартлауга 12 сәгатьтән артык вакыт узган иде. Әйтерсең, шартлау әле яңа гына булган кебек - коткаручылар хәрабәләрне актара, җимеректән төтен чыгып утыра. Бу өч керештән торган, өч катлы ак кирпечтән салынган өйнең өчтән бер өлеше бөтенләй җимерелеп төшкән. Арткы дивары гына торып калган. Экскаваторлы машина җимерекләрне КамАЗга төйи. Аның янында чираттагысы көтеп тора. Үлүчеләрнең әлегә хәтле булган рәсми белдерүләргә караганда күбрәк булачагы көн кебек ачык.
“Безнең әлегә кадәр бер гаилә табылмаган. 17 яшьлек егет, сеңелем һәм аның ире Павлиновлар гаиләсе. Алар беренче катта иде. Чыга алмаганнар, күрәсең. Ә шартлауны икенче катта булган диләр. Без үзебез исә, моннан ерак түгел Челюскин урамында яшибез. Әле кичә генә генә монда бөтенебез кунакка җыелган идек. Резедә коръән укытты. Оныкка Кәрим дип шундый матур исем куштылар. Кичә без монда булганда, газ исе дә килмәгән иде. Моннан кичке җиде тулып сигезенчеләрдә киттек. Менә тапсалар гына ярар иде дип төнге икедән бирле өметләнеп торабыз. Җәсәдләрен күрергә иде. Нинди генә булса да…”
Казан вакыты белән көндезге икедә тагын бер кеше мәете таптылар. Аны тиз генә кара полиэтилен капчыкка салып алып та киттеләр. Бәлки, Павлиновлар гаиләсенең берәрседер ул. Әмма кем икәнлеген, хәтта ир кешеме яки хатын-кызмы икәнлеген танырлык түгел.
Йортның өчтән бер өлешендә арткы дивар гына торып калган
Бу йорт янындагы балалар бакчасына нинди дә булса мәгълүмат алу өчен, туганнарының, танышларының исәнме, юкмы икәнен белү өчен кеше агыла. Бу бинага коткаручылар, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кереп җылына. Чөнки тышта -25 дәрәҗә салкынлык.
Әлеге җимерелгән йортның беренче керешендә яшәгән ханым документларымны таба алмам микән, дип фаҗига булган җиргә үтәргә омтыла. Шифаханәдә булып калган ул.
“Мин Харис Алимов булам. Үзем Балтач районында туган мин. Сеңлем анда тора. Ул авыргач авылга кайткан идем. Бүген килдем. Килсәм, өй юк. Беренче керештә икенче катта тора идек. Менә бу безнең балкон. Әнә безнең аш бүлмәсе тәрәзәсеннән төтен чыгып тора. Кереп карар идем кертсәләр. Кертмиләр шул. Менә без хәзер кайда торырбыз инде? Оныгым бар кечкенә бала белән. Иптәше юк аның. Ул менә кая барыр инде… Аннан соң кызым. Без дүртәү тора идек монда. Менә кайда йоклыйм инде мин бүген…”
Йортның җимерелгән бер өлешендә тагын мәетләр чыгар дип хәрабәләрне актарсалар, калган ике подъездда утчылар һәм су-җылылык белән тәэмин итү хезмәткәрләре эшли иде. Күрәсең, алар йортның бу өлешен тизрәк кеше яшәрлек хәлгә китерү өчен тырыша.
XS
SM
MD
LG