Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кире кайту": Нью Һәмпширдә Һиллари һәм МакКэйн җиңде


Бу җиңү Һиллари Клинтонның сайлау алды эшчәнлегенә яңа сулыш бирде
Бу җиңү Һиллари Клинтонның сайлау алды эшчәнлегенә яңа сулыш бирде

Нью Һәмпшир штатында узган беренчел сайлау да көтелмәгән нәтиҗә бирде. Демократлардан биредә Барак Обама түгел, ә сенатор Һиллари Клинтон җиңде, республиканнардан халык элекке хәрби Джон МакКэйнны сайлады.


Әле берничә генә көн элек Һиллари Клинтон Айовада җиңелүе турында сөйләгәндә күз яшьләрен яшерә алмаган иде. Нью Һәмпширдә тавыш бирү – башка төрле нәтиҗәләр бирде.

Тавышларны санап бетергәндә, Клинтонны - 39%, Обаманың 37% алганы хәбәр ителгәннән соң ул, мин биредә үз үземне таптым, дип белдерде:

"Бүген күңелем тулды...Нью Һәмпширгә зур рәхмәт. Атна буе мин сез әйткәннәрне тыңладым. Һәм мин биредә үз тавышымны ишеттем."

Соңгы айларда сайлауалды чыгышларында иң күп яңграган сүз – "үзгәреш" булса, Нью Һәмпширдә "кире кайту" сүзе еш ишетелде.

"Нью Һәмпшир мине кире кайтарды. Без дә бергәләп Американы кире кайтарыйк," диде Клинтон.

Ул "күренмәгән американнарны" ягъни гади халыкны яклыячагын белдерде. Ере эшкуарлыкны яклаучы хәзерге президентка тәнкыйт белдереп, Клинтон, мин гади кешеләрнең сәләмәтлеген кайгыртачакмын, диде.

Бу җиңү Һиллари Клинтонның сайлауалды эшчәнлегенә яңа сулыш, яңа көч бирде.

Яңа көч белән эшкә шулай ук республиканнар намзәте Джон МакКэйн да тотына. Айовада Вьетнам сугышы ветераны өченче генә килгән иде. Бу юлы ул 37% тавыш алып беренче булды.
Аның чыгышында да "кире кайту" турында сүз булды:

"Белгечләр – эшегез тәмам, дигәч, юк, мин Нью Һәмпширгә барам, андагы халык үз карарларын үзләре кабул итә, дидем....Алар, нишләргә җыенасың, фикер белешүләрдә син артта калдың, синең акчаң юк, диделәр. Мин исә – юк, мин Нью Һәмпширга барам, халыкка дөреслекне әйтәчәкмен дидем."

Бу җиңү һәм җиңелүләр мөһим булса да, әле барыбер зур эшнең башы гына. Алда намзәтләрне 48 штатта сайлау көтә. Чиратта сишәмбе көнне Мичиган штаты, Невада һәм Көньяк Каролина штатлары ай азагына таба...

Нью Һәмпширдә икенче һәм өченче килгән намзәтләрнең берсе дә – көрәштән төшеп калуларын әйтмәде, киресенчә, сайлау алды кампаниясен дәвам итәчәкләрен белдерде.

XS
SM
MD
LG