Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:50

Хөкүмәт «Нур-авиа» белән мәхкәмәләшә


Республика хөкүмәте "Татарстан" һава ширкәтен кире кайтарырга уйлый

Республика хөкүмәте "Татарстан" һава ширкәтен кире кайтарырга уйлый

«Татарстан» һава ширкәтенең хәзерге хуҗасы «Нур-авиа» белән республика хөкүмәте арасында көрәш бара. Былтыр Татарстан хөкүмәте үзе һава ширкәтенең 100% акциясен “Нур-авиа”га саткан иде, хәзер ул аны арбитраж мәхкәмә аша кире кайтарырга уйлый.

«Нур-авиа» белән Татарстан хөкүмәте һава ширкәте мәсьәләсендә уртак фикергә килә алырлар? Бу сорау 29 декабрьгә билгеләнгән мәхкәмә утырышында хәл ителергә тиеш иде. Әмма “Нур-авиа” вәкилләре утырышка килмәгән.

Мәхкәмәдә хөкүмәт ягыннан «Нур-авиа»га дәгва белән каршы чыгучы тараф - республиканың җир һәм милек эшләре министрлыгы. “Татарстан” һава ширкәтен “Нур-авиа”дан кире алу кирәклеген бу министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Наилә Клевлеева болай аңлата:
"Татарстан хөкүмәте һава ширкәтенең акцияләрен кире кайтартырга уйлый. Хөкүмәт вәкиле буларак аның мәнфәгатьләрен бу эштә безнең министрлык яклый. Җир һәм милек эшләре министры Валерий Васильев фикеренчә, моның сәбәбе - “Нур-авиа”ның хөкүмәт белән килешү шартларын бозуы, һава ширкәтен үстерү, камилләштерү өчен тиешенчә инвесторларны җәлеп итмәве, бу ширкәт акчаларын башка максатта куллануы. Тагын бер мөһим сәбәп - республика җитәкчелеге Татарстан һава ширкәтенә кертелгән “Бигеш” һава аланын, инвестор булырга әзер торган “КамАЗ” ширкәтенә бирергә дигән карар чыгарган иде. “Нур-авиа” җитәкчелеге моңа каршы."
“КамАЗ” чыннан да "Бигеш" һава аланын үз карамагына алырга бик риза. “Нур-авиа” компаниясе җитәкчесе Равил Садыйков исә, Татарстан хөкүмәте бу турыда җитәкчеләр шурасы җыелышында рәсми рәвештә игълан итмәде, бу бары тик бер теләк буларак кына яңгырады, дигән “Коммерсант”ка биргән әңгәмәсендә. Аның сүзләренчә, “Бигеш” һава аланын “КамАЗ”га бирү кирәк дигән фикерне министр Валерий Васильев чыннан да бер әйткән булган. Ләкин ул вакытта инвестор булырга теләгән шул автоширкәтнең киләчәктә аланны үстерү планы булмаган. “Хөкүмәтнең "Бигеш"не “КамАЗ"га бирергә дигән карарына без каршы килмибез, әгәрдә инвесторның әзер планы булса, проблема юк” дигән Садыйков әфәнде.
“Татарстан” һава ширкәтенә яңа җитәкчелек килсә, һәрдаим тәнкыйтләнеп килә торган бу компаниянең эш тәртибе яхшы якка үзгәрерме? "Татарстан" һава ширкәте җитәкчесе Магомед Закаржаев сорауга болай җавап бирде:
"Мин бу гамәлнең нәрсәгә эшләнгәнен белмим һәм аңламыйм, мине бу эшләр белән таныштырып бармыйлар. Ширкәтнең яңа хуҗасы кем булачагы да билгеле түгел, шуңа күрә аның килүе компаниянең алдагы үсешенә ничек тәэсир итүен әйтеп булмый. “Нур-авиа”га килгәндә, безнең аның белән эшләр яхшы гына барды. SRG очкычларын сатып алдык, мондый ике очкыч бездә инде бар. Эшләү дәверендә яңа рейслар да ачылды. Уңыш, шулай ук зыян китерүче эшләр дә күп булды. Әлегә ширкәтнең хуҗасы “Нур-авиа” ширкәте һәм без аның белән эш итәбез. Минем вазыйфам – һава ширкәтенең эшләрен алып бару, ә сәясәт түгел. Ә сез тикшерә торган мәсьәлә ул сәяси уен."
Шулай итеп “Татарстан” һава ширкәтенең эш тәртибе, яңа җитәкчелек килеп тиздән үзгәрергә мөмкин. Аның хуҗасы кем булачагы якын араларга билгеләнгән яңа мәхкәмә утырышында каралачак.

XS
SM
MD
LG