Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция Гангананны яклап Украина хакимиятенә мөрәҗәгать итте


Русия оппозиция җитәкчеләре һәм хокук яклаучылар тыелган Национал-большевик фиркәсе активисты Михаил Гангананы Русиягә бирмәүне сорап Украина хакимиятенә мөрәҗәгать итте. Украина президенты Виктор Ющенко һәм тышкы эшләр министры Юрий Луценкога юлланган мөрәҗәгатьттә, 3 елга ирегеннән мәхрүм итүгә һөкем ителгән Ганганны, Русия сәяси сәбәпләргә бәйләп мәхкәмәгә тарта диелә. Шулай ук алар хатта Ганган украин хакимиятеннән үзенә качак исеме бирүне сорый дип язганнар.
Бу мөрәҗәгать Людмила Андреева, Лев Пономарев, Гарри Каспаров, Эдуард Лимонов һәм башкалар тарафыннан имзаланган.
XS
SM
MD
LG