Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:23

Фикер төрлелеге


Без берничә башкортстанлылардан озакка сузылган ялларга мөнәсәбәт һәм Яңа елны ничек каршы алуларын белештек. Җаваплар шулай:
-Яңа ел ялларының озакка сузылуын хуплыйм. Чөнки без ялга лаек халык. Ә инде Яңа ел бәйрәмен мин берничек тә билгеләмим.
-Яңа елны гаиләдә балалар белән каршыладык. Узган елга үзебезчә йомгаклар ясадык, киләчәккә план-максатлар куйдык. Мин озын ялларны хуплыйм. Гаиләдә эшләргә мөмкинчелек туа.
-Яңа елны балалар белән каршы алдык. Мондый яллар тиз туйдыра, минем 3нче гыйнвар ук эшкә чыгасым килде. Бу сәнәгать өчен файдалы түгел.
Мин өченче елгы бәйрәмне күрше авылда бер хатын белән мал сараенда каршы алган идем. Узган ел икенче бер авылда сыер белән каршыларга туры килде. Быел декабрь уртасы мине Уфага килү белән ябып куйган иделәр. Бүген генә азат иттеләр. Елны беренче тапкыр айнык каршы алдым.
Яңа елны гаиләдә каршыладык. Мин мондый озын ялларны хупламыйм. Яңа ел эйфориясе бәйрәмгә кадәр ун көн алдан ук башланды, шулай итеп, ул егерме көнгә җитте. Мин мондый бәйрәмнәрне аңламыйм. Безгә еллар шатлыктан бигрәк, картлык алып киләләр ич.

XS
SM
MD
LG