Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фаҗигаләр, фаҗигаләр


Ел башы фаҗигаләргә бай. Уфаның Октябрь районындагы Кашкадан паркында 11 яшьлек бер малай боз тавыннан шуганда мәрхүм булды. Паркта зурлар һәм балалар өчен ясалган боз таулары боз дивар белән бүленгән булган. Малайның башына шул дивардагы боз гөмбәз килеп төшкән. Беренчел нәтиҗәләргә карганда, бозның зурлар ягында шуучылар саксызлыгы аркасында төшкән булуы ихтимал.
Башкаланың Орджоникидзе районындагы “Локомотив” исемле бакча ширкатендә бер агач йорт янып 6 кеше көлгә әйләнгән. Алар сукбай булган дип фаразлана.
Мишкә районындагы Ленинское авылында янгын чыгып дүрт кеше янып беткән. 42 яшьлек әниләре һәм 4, 7, 12 яшьлек кызлары.
Уфада 16 яшьлек бер малайның кулында фейерверк шартлап, чаткылары күзенә кергән. Табиблар аның күзен саклап кала алган. Икенче бер малайның кулында шартлаткыч шартлап, аның кулы һәм бите янган. Шулай ук бер кеше шәмпан шәрабыннан зыян күргән. Аның күзенә шәраб бөкесе килеп тиеп, чак күзсез калмаган.
XS
SM
MD
LG