Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:02

“Дуслык йорты”нда да , районнарда да чыршы бәйрәмнәре оештырылды. Татарстан артистлары концертлары да тамашачы күңеленә ямь өстәде.

Омскида быел яңа ел уңаеннан татарлар өчен оештырылган чаралар шактый булды. Яңа елга керер алдыннан “Умырзая” ансамбле шәһәр тамашачыларына яңа концерт программасын тәкъдим итте, шәһәр татар милли мәдәни мөхтәрияте халыкны яңа ел кичәсенә җыйды, яшьләр өчен аерым ял кичәсе оештырды. Чаралар яңа елга кергәч тә, дәвам иттеләр. Милли мәдәни мөхтәрият көче белән “Дуслык йорты”нда балалар өчен чыршы бәйрәме оештырылды. Гәдаттәгечә анда төрле уеннар, ярышлар, чыгышлар булды. Уеннарны Кыш бабай белән Кар кызы алып барды. Соңыннан Кыш бабай балаларга татлы бүләкләр дә өләште.
“Дуслык йорты”нда өлкәннәр өчен дә чыршы бәйрәме оештырылды. Оештыру эшләрен “Умырзая” сәнгатькәрләре һәм татар милли-мәдәни мөхтәрияте активистлары башкарды. Кичә чәй өстәле артында барды, җыр-бию, уен-көлке белән күркәм генә узды.
Өлкәнең авыл-районнарында да Яңа елга багышланган чаралар шактый булды, аеруча татар коллективлары эшләгән авылларда. Тара районының “Нур” ансамбле сәнгатькәрләре һәм “Якташ” клубы балалары яңа елга багышланган концерт - тамашаларын Тара шәһәрендә генә күрсәтеп калмадылар, әзерләгән программалары белән районның Кыргап, Олы Уыш һәм Ишәй авылларына да барып кайттылар. Тевриз районының “Дуслык” мәдәният үзәге активистлары да яңа елга багышланган концерт программаларын Утыз, Козгын һәм Байбы авыллары халкына да күрсәттеләр. Большеречье, Колосовка һәм Усть-Ишем районнарында да яңа елга багышланган кичәләр һәм чыршы бәйрәмнәре булып узды.
Ямь өстенә ямь өстәп дигәндәй, яңа ел каршылаган көннәрдә Омскига Татарстан артистлары да килеп киттеләр. Омски тамашачысы алдында 2007 ел ахырында Татарстанның халык артисты, җырчы-композитор Зөфәр Хәйретдинов, 2008 ел башында Татарстанның атказанган артисты, җырчы Азат Тимершәех чыгыш ясады. Әлбәттә артистлар ялгызлары гына булмадылар, алар иҗатташ дуслары белән килгән иделәр.
Яңа ел көннәрендә Омскида бәйрәм чаралары һәм концертлар шактый күп булып, бер-бер артлы узсалар да, барлык чараларга да, шул исәптән Татарстан артистлары концертларына да, халык күпләп килгән иде. Зөфәр Хәйретдинов та, Азат Тимершәех тә Омски тамашачыларының концертларны җылы кабул итүләреннән канәгать калулары турында белдерделәр.
“Сәхнәгә чыгып басуга ук мин тамашачының җылы карашын сиздем,” - ди Азат Тимершәех.
Азат әфәнде Омскиның татар милли мәдәни мөхтәриятенең эшчәнлегенә дә тукталды.
Концерттан соң мөхтәрият активы белән аралашу безгә бер-беребезне аңларга, булган проблемаларның чишү юлларын хәл итәргә ярдәм итә”,- ди ул.
Әле күптән түгел генә профессиональ сәхнәдә чыгыш ясый башлаган Лилия Габделхакованың һәм Рәмзия Мотыгуллинаның Омскида беренче генә булулары иде. Аңа да карамастан, тамашачы яшь җырчыларны җылы кабул итте. Кызлар да тамашачыларны яратып калганнар. Кызлар сәхнәгә күптән түгел генә аяк баскан һәм моңарчы Себер якларына барып җитмәгән булсалар, инде 30 елдан артык сәхнәдә булган, кулыннан баянын төшермәгән Таис әфәнде Хөсәеновның да Омскида беренче булуы икән.
Омски тамашачысы миңа күптәнге танышым кебек тоелды. Киләчәктә дә очрашып торырга язсын,- диде Таис Хөсәенов.
Концертны кызыклы итеп нәфис сүз остасы Зифа Гәрәева алып барды. Артист булып ун ел эшләү дәверендә аңа Русиянең күп кенә төбәкләрендә булырга туры килгән. Ул да, Азат Тимершәех тә тамашачыларга һәм концертны оештыручыларга тирән рәхмәтле булуларын белдерделәр. Азат әфәнде, форсаттан файдаланып, төрле төбәкләрдә яшәүче татарларга Яңа ел теләкләрен дә юллады.

XS
SM
MD
LG