Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:16

Кино сәнгате белгечләре эш табармы?


Татарстан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты кино сәнгате белгечләре әзерли башлый, әмма хөкүмәт тарафыннан бу тармакка һаман җитди игътибар юк.

“Бабай” фильмы икенче бүләген алып кайтты. “Бу бүләк миңа бик кадерле. Чөнки бу “Кинодебют.ру” фестивален Русия режиссерлар берлеге үткәрә. Һәм алар минем беренче уен киносын күреп алдылар. Моңа кадәр мин документаль фильмнар гына төшерә идем бит”, - ди режиссер Альберт Шакиров.

Әлеге фестиваль вакытында Шакировны Русиядә уенлы кинолар төшерә башлаучы өметле 20 режиссер исемлегенә дә керткәннәр. 20 минутлык “Бабай” тагын 5 фестивальгә чакыру алган инде. Көз көне Алматыда узачак “Евразия” фестивалендә дә катнашырга җыена. “Бабай” беренче бүләкне 2007нең көзендә “Алтын минбәр” 3-нче Халыкара мөселман киносы фестивалендә Казанда алган иде. Ул анда төрки дөнья халыклары мәдәниятын һәм гореф-гадәтләрен яктырткан өчен ТЮРКСОЙ-ның махсус бүләгенә лаек булды.
“Бабай" киносына кушып тагын берсе кышкы, берсе язгы ике кыйсса, ягъни новелла төшерергә уйлыйм. Җәй көне инде өчесен бергә җыеп тулы метражлы фильм эшләргә исәп. Анда да вакыйгалар Казанда барачак”, - дип үз планнары белән уртаклашты Альберт Шакиров. Һәм аның әйтүенә караганда, бу “Күктаудан” соң Татарстанда мәдәният министрлыгы акчасына төшерелгән икенче нәфис фильм булачак. Фильмы белән Шакиров “Алтын минбәр”нең дүртенчесендә дә катнашырга исәпли.
Рамил Төхвәтуллин
Ә менә “Татарстан Синема” ширкәте башлыгы, “Алтын минбәр”дә тамашачылар күңелен яулаган өчен бүләк алган “Дилемма” фильмы режиссеры Рамил Төхвәтуллин әйтүенә караганда, Казанда узачак чираттагы бәйгегә җитди әзерлек эшләре бармый кебек.
“Минем белүемчә, ул юнәлештә бернинди хәрәкәт юк. Республикада безнең берничә студия бар икән, алар бит билгеле. Алар күз алдында тора. Ниндидә булса эш башласалар, билгеле булыр иде”, - ди Рамил Төхвәтуллин. Ә үзләренең “Татарстан Синема” ширкәтенә килгәндә исә, “Сентябрь аенда “Алтын минбәр” фестивалендә без кино күрсәтмәячәкбез. Бөтен нәрсә финанска бәйле”, - дип өстәде.
Әлеге ширкәт бүгенге көндә “Шүрәле” мультфильмын эшләү мәшәкатендә. Җәйгә таба дөнья күрер дип өметләнәләр.
Кино дигәннән, әле яңарак кына Казан дәүләт һәм мәдәният университеты каршында кино сәнгате белгечләре әзерләү бүлеген ачу карары игълан ителде. Аңа Рамил Төхвәтуллин җитәкчелек итәчәк.
“Июль аенда без абитуриентлар, студентлар кабул итә башлыйбыз. Инде ул кафедра булып формалашып бетә. Адымлап-адымлап үзебезнең кадрларны үзебез әзерли башласак, бер-ике елларын, бәлки, ВГИКта укып бетерерләр. ВГИК белән киңәшләшеп, андагы остазлар белән бергәләп мастер-класслар оештырып, менә шундый рәвештә укыту булачак”, - ди Рамил Төхвәтуллин.
Дөрес, бу яңа уку юнәлешен булдыруга кино белән бәйләнештәгеләрнең мөнәсәбәте бер төрле генә түгел.
“Мәскәү һәм Питербурның кинемотография югары уку йортларын бетереп Казанга кайтканнар да тулы куәтенә эш белән тәэмин ителмәгән”, - диде, шулай ук ВГИК бетергән Альберт Шакиров.
Татарстандагы кино сәнгате белән бәйләнештәгеләр фикеренә күрә, республикада бу индустрияне булдыру турында сүзләр күптән йөри, вәгъдәләр дә бирелә, әмма эзлекле финанслауга керешмәгән очракта кино сәнгате белеме алганнар эшсез булачак һәм Татарстан исеме белән төрле юнәлештәге фильмнар да даими төшерелмәячәк.

XS
SM
MD
LG