Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:57

Нәкъ 70 ел элек, 1938 елның 10 гыйнварында СССРның Согуд Гәрәбстанда һәм Йәмәндәге беренче илчесе Кәрим Хәкимов атып үтерелгән.


Узган елда сталинизм репрессиялары киң колач алган 1937 ел вакыйгаларын искә алу, кара юбилейлар белән хәтердә калачак. 100 меңнәрчә гаепсез кешеләр төн уртасында НКВД машиналарына утыртып, бер кайчанда кайтмаска, дип сөргенгә, яисә үлем камерасына җибәрелгән. Яңа 2008 елда шундый ук кара юбилейларелы булачак. Чөнки 70 ел элек, 1938 елда. Репрессиялар тагын да киңәйгән. 1937 елда кулга алынучыларга 3 кешелек канунсыз трибуналлар, үлем каралары яисә, 10-20 еллык төрмәгә утырту приговорлары чыгарылган. Шундый корбаннарның берсе, күренекле сәясәтче һәм дипломат, СССР-ның Согуд Гәрәбстандагы һәм Йәмәндәге беренче илчесе Кәрим Хәкимов нәкъ 70 ел элек, 1938 елның 10-нчы гыйнварында атып үтерелгән.
Кәрим Хәкимовны Башкортстанда, Оренбур өлкәсендә, Үзбәкстанда яшәүчеләр һәм тышкы эшләр министрлыгы тирәсендәге кешеләр 50 еллардагы реабилитациядән соң яхшы таныдылар. Уфада, Оренбурда, Ташкентта аның исеме белән урамнар аталган иде. Татарстан матбугатында да аның турында язмалар күренгәләп тора, ул Татарстан республикасын төзү буенча комитет әгъзасы булган. Заманында Башкорт академия театрының «Кызыл Паша” исемле спектакле Советлар берлегенең үзәк телевидениесендә күрсәтелгән иде. Шулай да бүгенгә кадәр Кәрим Хәкимовның дипломатик эшчәнлеге һәм биографиясе бары тик гарәп илләре дипломатиясе вәкилләренә генә яхшы таныш булып кала. Башкортостан, Оренбур, Татарстан чигендәге Дүсән авылында Кәрим Хәкимовка музей ачылган. Заманында 12 яшендә дөнья көтергә дип, Оренбур далаларына чыгып киткән татар малае, шахталарда, тимер юлларында эшләгән, Уфадагы "Галия” мәдрәсәсендә укыган, Томскийда экстернлы гимназия тәмамлаган, 25 яшендә Оренбур өлкәсенең мәгариф бүлеген җитәкләгән ул. Большевиклар системасының бер сәяси затына әйләнеп, Үзәк Азияда социализм урнаштыруда катнашканнан соң, Кәрим Хәкимов Ирандагы Мәшхәд шәһәренә, аннары Гәрабстандагы Хиҗастагы консул, Согүд Гәрабстаны дәүләте оешкач илче булып китә. Большевистик хакимияткә тугры хезмәт итсә дә, ул гәрәп илләренең үзенчәлегенә, мөселман гореф-гадәтләренә хөрмәт белән караган. 1937 елда Кәрим Хәкимов Мәскәүгә чакыртып алып, тиз арада юк ителгәч, Согүд Гәрабстаны патшасы СССР белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзә, һәм 1990 елларга кадәр, СССР җимерелгәнче диярлек ике ил арасында илчелек булмый. Бер татар кешесенең мөселманнар белән эш йөртә белүе аркасында ирешелгән казанышлар шулай юкка чыгарыла. Бары тик 21 гасыр башында гына Владимир Путин гарәп дөньясына, мөселманнар мөхитенә якынлашырга тырышып, бу дипломатиядә Миңтимер Шәймиев, Мортаза Рахимов кебек мөселман республика җитәкчеләрен куллана. Узган елда Согүд Гәрабстанының Русиядә көннәренең төп өлеше Татарстан башкаласында үтте.
Кәрим Хәкимовның соңгы көне, аның гомеренең ничек өзелүе турында хәбәрләр каршылыклы. Дистә еллар буе Кәрим Хәкимов Магаданга җибәрелеп шунда ачлыктан үлгән дигән фараз киң таралган иде. Берничә ел элек Мәскәү ягындагы Бутово бистәсендә туганнар каберлеге архивы ачылды. НКВД тарафыннан атып үтерелгәннәр арасында чит илләр файдасына шпионлык итүдә һәм контрреволюцион оешмада катнашуда гаепләнүче Кәрим Хәкимов та бар. Бутово каберлегенең ничек хасыйл булуы, меңнәрчә кешеләрнең ничек үтерелүе һәм аларның иң югары катлам зыялылар төрле милләт вәкилләре булуы аерым бер тарих. Бутово каберлегендә бигрәк тә яһүд, татар, фин, урыс һәм башка милләт вәкилләре күп булуы игътибарны җәлеп итә. Нәкъ 70 ел элек нинди шартларда Кәрим Хәкимовны атып үтерү турында өстәмә мәгълүматлар хәзергә юк. Кәрим Тинчурин, Галимҗан Ибраһимов кебек юк ителгән атаклы татар уллары кебек үк, Кәрим Хәкимовның да үз кабере һәм җәсәде табылмаган. Әмма үлгән көне билгеле… 10 гыйнвар 1938 ел.
XS
SM
MD
LG