Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:08

Тәмәке рекламасын тыярга телиләр


Казан офисларында кайчак чүп савытлары шулай тула

Казан офисларында кайчак чүп савытлары шулай тула

Русия Халыкара сәламәтлек саклау оешмасының Тәмәке тартуга каршы көрәш конвенциясенә кушылуны яклады. Ә тәмәке ул сәяси әйбер бит.


Русия башка илләрдә гамәлдә булган тәмәке тартуга каршы алып барылучы системалы көрәшкә кушыла ала. Әйтик, тәмәке рекламалау тулысынча туктатылачак.

Күптән түгел генә билгеле бер чит ил тәмәке фирмасында эшләгән кеше белән сөйләшәбез. Ул тәмәке тартучылар дөньясының ил сәясәтендә зур вазыйфа башкаруын аңлатты. Тәмәкегә каршы көрәшнең кирәк булуын барысы да аңласа да, бу эшкә кагылу хөкүмәттән шактый кыюлык таләп итә икән. Әңгәмәдәшебез эш, хезмәт әхлагын боза алмый. Шуңа күрә тыңлаучы аптырамасын, ул үз исемен һәм элек эшләгән җирен әйтәмәде.

“Канун инде дүрт-биш ел буе Думада каралырга тиеш булып ятты. Чөнки тәмәке ул сәяси әйбер бит. Туксанынчы елларда илгә тәмәке кертү кимеде. Тәмәкечеләр моңа каршы урам җыеннары ясады. Авыр елларда төпчекләрне җыеп саталар иде. Шуңа күрә хөкүмәт тәмәке, аракы кебек әйберләргә саклык белән карый. Ни булса да “уйнасыннар”, бары тик тыныч кына булсыннар дип”, - диде ул.

Шулай ук тәмәке сату эшмәкәрлеген яхшы белүче буларак, ул конвенцияне Русия өчен мәҗбүри түгел, ә ихтыяри бер дипломатик ысул дип атады. “Конвенциягә артта калган илләр теләп кушыла. Тик алар аны гадәттә үтәми дә. Әмма фәкыйрь илләр өчен бу файдалы. Конвенция кассасы аша аларга тәмәке белән көрәшер өчен акча килә. Ә менә аңа кушылган Британия хәзер терсәк тешли. Ул шактый акча түли гомуми кассага. Шул ук вакытта Америка ул конвенциягә кушылмаган. Кушылмаса да, үзенчә ауясыз көрәшә. Әйтик, менә Калифорния губернаторы Арнольд Шварценеггер эш бүлмәсендә тәмәке дә тарта алмый. ”

- Ни өчен тәмәкегә каршы көрәшне хөкүмәт нәкъ менә бүген яклый башлый?

“Хәзер хөкүмәт президент белән берләште. Шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгына да яңа кеше килде. Хәзер теләгән идеяны тормышка ашырырга була инде.”

- Тәмәке тартуга чын-чынлап тәэсир итү мөмкинлеге ничек туа ала?

“Тәмәке җитештерү ничек куелган? Аны сату ничек бара? Сыйфаты ничек тикшерелә? Аны кайда тартырга ярый? Бер реклама гына түгел әле. Шулай иттереп тәмәкегә каршы көрәш ул төрле юлларны берләштереп кенә тәэсир итә ала.”

-Тәмәке сатучылар бу конвенциядан зур зыян көтмиме?

“Русиядә тәмәкенең шактый өлешен эре чит ил ширкәтләре сата. Алар өчен даими кагыйдәләр кирәк иде. Аеруча барлык илләрдә кабул ителгән кагыйдәләр уртак булса милләтара, илләрара ширкәтләргә эшне көйләргә уңайлы була. Тәмәке сатучылар да тәмәке тарту зыяны турында белә. Алар да кешеләргә каршы барып аны яклый алмый.”

- Ә гади тәмәкечегә ничек кабул итә ала?

“Хәзер һәр кеше аңлады инде: тәмәке зыянлы әйбер. Беркем дә каршы килми. Тик конвенция әлегә сүздә генә. Аның нәтиҗәләрен хәзер үк әйтеп булмый. ”

Тәмәке фирмасында эшләгән кеше фикере шундый. Ә менә даими рәвештә сыра, аракы яки тәмәке сатучыларга каршы көрәшүче җәмәгатчелек ни әйтә? “Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы рәисәсе Әлмирә Әдиятуллина сөйли.

“Без инде елларча андый афәтләргә каршы көрәшәбез. Мин аеруча тәмәке тартучы кызларны күреп чиргә сабышам. Безгә бердәм булып аларны коткару турында уйларга кирәк. Мин бу конвенциягә кушылуны яклыйм."

XS
SM
MD
LG