Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:30

Буш Израиль, Фәлестин рәсмиләре белән очрашты


Рамаллада Дж.Буш М.Габбас белән очрашты

Рамаллада Дж.Буш М.Габбас белән очрашты

АКШ президентының Якын Көнчыгышка сәфәре дәвам итә. Буш Якын Көнчыгышта солых урнашачагына ышана, Израиль һәм фәлестин юлбашчылары моңа әзер, дип саный.


Бүген американ президентының төбәккә сәфәренең икенче көне иде. Рамаллада ул фәлестин хакимияте президенты Мәхмүд Габбас белән очрашканнан соң, ике җитәкче журналистлар алдына чыкты. Якын киләчәктә Израиль белән күршедә фәлестин дәүләте төзеләчәгенә Буш шикләнми:

"Тиешле ярдәм белән фәлестин дәүләтенең төзеләчәгенә мин ышанам. Дәүләт төзелү - тынычлык булдыруның мөһим адымы булачак."

Фәлестин дәүләте – фәлестин халкы һәм Израильгә генә түгел, бөтен дөньяга кирәк, дип өстәде американ президенты. Әмма моңа ирешү әле бик ерак, ике якның да эшлисе эшләре күп.

Фәлестин җире яһүд авыллары, төзелешләре белән бүленмәскә, бер бөтен булырга тиеш, диде Буш. Фәлестиннәр террор һөҗүмнәрен туктатырга тиеш.

Израиль җирләренә Гәззәдән ракеталар атуны туктатуга ирешү – Габбас хөкүмәте өчен зур сынау булып тора. Гәззә хәзер Һәмәс контролендә.

Габбасның Фатах хәрәкәте вәкилләреннән торган хөкүмәте белән сугышчан Һәмәс төркеме арасында низак кайчан чишелер – моңа Буш җавап бирә алмый.

Ике арада киртә булып торган тагын бер мөһим мәсәлә бар – Иерусалим шәһәре. Яһүдләр дә, фәлестиннәр дә аны үз башкаласы итеп күрә.

Чәршәмбе көнне Буш Израиль җитәкчелеге белән очрашты. Премьер-министр Әһүд Олмерт, Израиль фәлестиннәр белән килешүгә ирешергә тели, диде:

"Израиль ягы бу сөйләшүләргә бик җитди карый һәм килешүгә ирешү өчен кирәк булганны барысын да эшләргә әзер."

Дөнья матбугатында Израильдә булган очрашулар бүген төп темаларның берсе. Ньюсуик басмасы, Бушның Якын Көнчыгыш сәфәренең уңышлы булуына шик белдерә. Билл Клинтон да, Бушның әтисе Джордж Буш та президентлыкларының соңгы елларында яңа сөйләшүләр башлап караган иде, дип яза Ньюсуик хәбәрчесе. Һәм сәфәрнең тагын бер зур максатын искә төшерә. Израиль, фәлестин җирләреннән соң Буш гарәп илләренә китәчәк. Анда ул дәүләт башлыкларыннан Иранга басымны арттыруны сорыячак.

Нью Йорк Таймс (НЙТ) басмасы – Олмерт белән Буш арасындагы якын мөнәсәбәтләр турында яза. Һәм ул мөнәсәбәтләрнең һәр чак андый якын булмавы, хәзер генә аларның бер берсенә теләктәшлек күрсәтүләре турында яза. Алар икесе дә спорт, сәләмәт яшәү рәвеше, сирәк кенә сигара тартып куярга ярата, дип башлый мәкәләсен НЙТ журналисты.

Шимбә көнне АКШ президенты Кувәйт һәм Баһраинга барачак. Шуннан ул сәфәрен Сөгүд Гарәпстаны, Мысырга дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG