Accessibility links

Рус милләтчесе НАТОда илче итеп билгеләнде


Дмитрий Рогозин Азатлыкта кунакта, 2.2.2007
Дмитрий Рогозин Азатлыкта кунакта, 2.2.2007

Пәнҗешәмбедә Русия президенты Владимир Путин урыс милләтчесе, элекке Родина фиркасе җитәкчесе Дмитрий Рогозинны Русиянең НАТОда илчесе итеп билгеләде. Көнбатышның, шул исәптән НАТОның да, кайнар тәнкыйтьчесе булган кешене бу оешмага вәкил итеп билгеләү нәрсәне аңлата?


Дмитрий Рогозинны Брюссельгә җибәреп, Кремль бер атуда ике куянны үтерә. Берьяктан, Көнбатышка ишарә ясый, икенче яктан, мәшәкатьле сәясәтчедән арына.

Үзен урыс халкы хокукларын кайнар яклаучы итеп таныткан 44 яшьлек бу сәясәтче, Русияне килмешәкләрдән тазартырга чакырган шигарьләре, шуңа өндәгән урам җыеннары белән танылган иде.

Ул Көнбатышның да кайнар тәнкыйтьчесе санала, 2 ел чамасы элек НАТОны "үлә баручы оешма" дип атаган иде. Шундый кешене вәкил итеп НАТОга җибәрү сәер күренсә дә, белгечләр фикеренчә, бу Кремльнең мәнфәгатьләренә тәңгәл туры килә.

"Бу билгеләү Русиянең НАТОның гамәлләре, бигрәк тә көнчыгышка таба киңәюе белән кәнәгать булмаганын күрсәтүче ишарә булып тора", ди "Дөнья сәясәтендә Русия" исемле журнал мөхәррире Федор Лукьянов.

Русия рәсмиләренең күбесе НАТОны Кушма Штатлар һәм Европаның Русиягә басым ясау чарасы итеп күрә. Күрәсең, Рогозин НАТОга карата булган шушы каршылыкны гәүдәләндерергә тиеш булачак.

Моннан тыш, ул Косово мәсьәләсендә дә Кремль карашын алга сөрә, ягъни бу төбәкнең бәйсезлегенә каршы. НАТОга вәкиле итеп билгеләнгән очракта, ул Сербия мәнфәгатьләрен яклаячагын алдан әйтеп куйды.
Федор Лукьянов,

"Әлбәттә, Рогозин сәләтле сәясәтче, аның шактый күпкә ирешә алачагы аңлашылгач, аны сәясәттән читләттеләр. Ләкин оппозициягә күчкәч тә, ул Путинга карата уңай карашта калды. Бу билгеләнү Путинның да аңа ышануын күрсәтә", ди Федор Лукьянов.

Родина фиркасенең Мәскәүне килмешәкләрдән тазартырга чакырган бер клибы милләтара нәфрәт кузгата дип табылганнан соң, 2005 елда бу фирка Мәскәү думасы сайлавыннан читләтелде.

Ләкин күзәтүчеләр фикеренчә, чынбарлыкта Рогозин ул кадәре "сугыш чукмары" түгел, Брюссельгә баргач аның "җыры" шактый үзгәрәчәк.

"Бер куркыныч нәрсә дә булмаячак. Беренче гаҗәпләнүдән соң, барысы да урынына утырачак. НАТОга карата сәясәт Брюссельдәге илче тарафыннан түгел, ә Кремльдә хәл ителәчәк. Русия-НАТО мөнәсәбәтләре тышкы яктан яхшы, чынбарлыкта начар. Бу халәт сакланачак", ди Федор Лукьянов.

Мәскәү университетында журналистика укыган Рогозин тәрҗемәи хәлендә инглиз, француз, итальян, испан телләрен беләм, дип язган.

Русиянең НАТОда илчесе вазифасында ул 58 яшьлек генерал Константин Тоцкийны алыштыра.
XS
SM
MD
LG