Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ульянда солдатларны җәберләп контракт хезмәткә күчермәкчеләр


Ульян өлкәсендә солдатларны җәберләп контракт нигезендәге хезмәткә күчәргә мәҗбүриләгәннәр.

“Петербур солдат аналары” оешмасы рәисе Элла Полякова әйтүенчә, аңа хәрби хезмәттә булган бер егетнең анасы мөрәҗәгать иткән. Ул, армиядә 3 елга хезмәткә калу турындагы контрактны имзалатыр өчен, солдатларны кышкы салкын көндә палаткаларда тоталар, кызган кисәү белән тәннәрен җәрәхәтлиләр һәм кыйныйлар, дигән.

Русия хәрби идәрәсе солдатларны контракт хезмәткә күчерү турындагы мәгълүматны кире кага.
XS
SM
MD
LG