Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:23

Козловский армия хезмәтенә яраксыз дип табылды


Мәҗбүриләп армиягә алынган “Оборона” яшьләр хәрәкәте активисты Олег Козловский сәләмәтлеге сәбәпле, армия хезмәтенә яраксыз дип табылды. “Оборона” хәрәкәте вәкилләре әйтүенчә, мондый карарны Рязаньнең медицина комиссиясе чыгарган.

Хәзер “Оборона” юристлары элегрәк Козловскийны армиягә барырга яраклы дип нәтиҗә чыгарган табибларны җавапка тарту өчен, хәрби прокуратурага мөрәҗәгать әзерли.

Олег Козловский декабрьдә милиция тарафыннан тоткарланып хәрби комиссариатка озатылган иде. Аннан Козловский армиягә җибәрелде.


XS
SM
MD
LG