Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патаркацишвилига карата җинаять эше кузгатылган


Грузия генераль прокуратурасы эшмәкәр Бәдри Патаркацишвилины хакимиятне урыныннан бәреп төшерү максатыннан сөйләшүләр алып баруда гаепләде. Аңа карата - сәяси хезмәткәргә хөҗүм һәм шулай ук теракт әзерләгән дигән гаепләүләр белән җинаять эше кузгатылган.

Патаркацишвили үзе Грузиядә булмау сәбәпле, анардан сорау алу өчен чакыру кәгазе аның гаиләсенә биреләчәк.

Мәхкәмә карары нигезендә, эшмәкәрнең “Стандартбанк” грузин банкындагы шәхси исәп-хисабы ябылган.

Патаркацишвили Грузиядәге президент сайлауларында катнашты һәм анда 7 процент тавыш җыйган иде.
XS
SM
MD
LG