Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда газ шартлаудан үлгәннәрне күмделәр


Җомга көнне Казанда чәршәмбегә каршы төндә торак йортта булган шартлауда үлгән 8 кешенең 6сын күмделәр.
Чәршәмбе көнне 7 мәет хәрәбәләр арасыннан табылган иде, ә бер хатын-кыз хастаханәдә үлде.

Тикшерүчеләр шартлау газ чыгу нәтиҗәсендә булган, дип әйтә.

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин бу йорттагы кешеләрнең барысы да яңа фатирларга күчереләчәк, диде.
XS
SM
MD
LG