Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан шахтасындагы шартлаудан эшчеләр үлгән


Казакъстанның Караганда өлкәсендә “Абай” шахтасында метан шартлауда әлегә 7 кеше үлгән, 14е төрле җәрәхәтләр алган дип хәбәр ителә. 23 кеше әле табылмаган. Эзләү-коткару эшләре дәвам итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, иртән шахтада 200 кеше булган, шуларның күпчелеген өскә чыгарганнар.

Шартлауның сәбәпләрен ачыклар өчен хөкүмәт комиссиясе төзелгән.
XS
SM
MD
LG