Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:57

Ягулык тармагы өчен сатулашу дәвам итә


Башкортстанның нефть эшкәртү һәм ягулык энегретикасы тармагы тирәсендәге ыгы-зыгы дәвам итә. Президент Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимов карамагында дип исәпләнүче Ягулык энергетика комплексына карата мәхкәмәләр дәвам итә. Мәскәү Арбитраж мәхкәмәсе Башкортстан Ягулык тармагы ширкәтләрен дәүләт карамагына кайтару турында карар чыгарган иде. Әмма Мәскәүдәге 9-нчы Апелляция мәхкәмәсе ике көн элек бу карарны кире кагып, эшне тагын тикшерүгә җибәрде. Киләсе мәхкәмә утырышы 11 мартка тәгаенләнгән.
Апелляция мәхкәмәсенең әлеге көтелмәгән карары, Башкортстанның нефть эшкәртүче ширкәтләре тирәсендә яңа имеш-мимешләргә дә сәбәпче булды. Кайбер күзәтүчеләр фаразлавынча, Башкортстан нефть эшкәртү тармагы ширкәтләре акцияләрен Русиянең киң билгеле бер монополисты – “Газпром” ширкәте үз кулына төшерергә җыена икән. Хәер, бу инде фаразлар дәрәҗәсендә генә дә түгел, чөнки мондый ихтималлыкны “Газпром” җитәкчеләре үзләре дә кире какмый гына түгел, ә бу юнәлештә күптән инде сөйләшүләр башлануы хакында да әйтә иде.
Моны бәйсез күзәтүчеләр, аерым алганда, Уфадагы киң билгеле татар галиме, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин гап-гади сатулашу, дип кенә бәяли. Киләсе мәхкәмә утырышы 11 мартка билгеләнгән. Бу исә Русия президентын сайлаулар үткәч була. Димәк, Мәскәү Кремле Башкортстан сайлаучылары тавышын югалтмас өчен, бу эшкә нокта куюны кичектереп торырга гына булгандыр, - ди Ринат Гатауллин.
Әйе, Башкортстан ягулык тармагы ширкәтләре “Газпром” тарафыннан йотылса, моңарчы Башкортстан нефтеннән файда күрүче республика акционерлары күп нәрсә югалтачак. Ә акча югалту хакимиятне дә какшату дигән сүз.
Электән дә мәгълүм булуынча, Башкортстан нефть эшкәртү тармагы ширкәтләрен үз кулларына төшерергә теләүчеләр байтак. Икенче бер монополист–“Роснефть”нең дә Башкортстан нефть заводларын үз карамагына күчерергә җыенуы мәгълүм иде. Ничек кенә булса да, Башкортстан нефть эшкәртү ширкәтләре язмышы тиздән хәл ителәчәк, дип көтелә. Бу хакта икътисад өлкәсендә генә түгел, ә сәясәттә дә белгеч булган Ринат Гатауллин үз фикерен анык белдерә. Аның сүзләренчә, әле Башкортстанның шушы тәмле бәлешен Мәскәүдә бүлешү бара.
“Моңа инде Башкортстан хакимиятләре берничек тә каршы тора алмас кебек күренә”, - ди ул.
Тагын иң соңгы бер яңалык турында мәгълүм булды. Илнең киләсе президенты Дмитрий Медведев алдагы атнада Башкортстанга килергә җыена икән. Моны кайберәүләр сайлауалды сәфәре дип кенә аңлатса, тирәнрәк уйлаучылар “Газпром” җитәкчеләре даирәсендә торучы Дмитрий Медведевның башка максатлары да булуы бик ихтимал, дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG