Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:01

“Йәшлек” гәзите юбилеен билгели


Башкортстанда яшьләр өчен башкорт телендә нәшер ителүче “Йәшлек” гәзите үзенең юбилеен билгели. 85 ел тулды аның оештырылуына.
“Йәшлек” басмасы үзенең шушы иҗат дәверендә бик күп үзгәрешләр һәм тетрәнүләр кичерде. Ни хәл итәсең, илдә барган иҗтимагый зилзиләләр, башка гәзит-журналларны аямаган кебек, “Йәшлек”не дә урап үтмәгән. Күп тапкырлар исемен дә алмаштырырга туры килгән аңа. Анысы да сәяси сәбәпләрдән чыгып, яраклашырга теләп эшләнгән гамәлдер инде.
Бүгенге көндә дә “Йәшлек” гәзитенең хәлләре бик шәптән, дип әйтеп булмый. Соңгы елларда, күп вакытлы матбугат басмаларының тиражы кискен кимегән кебек үк, “Йәшлек”не алдырып укучылар саны да азайды. Шулай да хәзер абунәчеләр саны бер дәрәҗәдә тотрыклы кала башлады, дип исәпли гәзитнең баш мөхәррире Артур Дәүләтбәков. “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә ул гәзит укучыларын арттыру күп җәһәттән журналистларның аның укымлы итеп чыгара белүендә булуын таныды.
13 гыйнвар көне - Русия матбугаты көне. Бу бәйрәмне, гадәттә, Башкортстан журналистлары да билгели. Гәзит-журналлар редакцияләре, телевидение һәм радио каләм әһелләре бу көнне укучылары һәм тамашачылары белән очраша. Теге яки бу бәйгеләрдә җиңеп чыккан журналистларга бүләкләр дә тапшырыла. Быел да шундый чаралар үткәреләчәк.

XS
SM
MD
LG