Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мәчетләрендә Зәм-зәм җомгасы үтте


Уфадагы мәчетләрдә дә, Башкортстанның башка шәһәрләре һәм районнарындагы мәчетләрдә дә бу җомга көнендә “Зәм-зәм җомгасы” дип аталган чаралар үтте. Анда быел һәм үткән елларда изге Хаҗ сәфәрендә йөреп кайткан дин кардәшләр килгән иде.
Бу чараларда бергәләп җомга намазын укыганнан соң, хаҗилар изге сәфәрдән алып кайткан зәм-зәм суларыннан авыз итте, мәчетләргә килүче һәммә кешене дә сыйлады.
Уфадагы “Ихлас” мәчетендә үткән Зәм-зәм җомгасы мәҗлесенә дә йөзләрчә кеше килгән иде. Анда да быел Хаҗга барганнар да, узган елларда анда булганнар да җыелды. Быел “Ихлас” мәчете аша “Идел хаҗ” ширкәте ярәме белән 200-гә якын кеше Хаҗ сәфәренә барып кайтты. “Зәм-зәмле җомга”да аларның һәрберсе үзләренең шушы сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты, юлда һәм Мәккә белән Мәдинә шәһәрләрендә булган хәлләр хакында сөйләде.
“Ихлас” мәчетенә килүчеләр, бергәләп җомга намазын укыганнан соң, чәй мәҗлесенә җыелды. Анда һәммә кеше – Хаҗга барганнары да, бара алмаганнар да озын юллар аша Уфага кайтып җиткән шифалы, сихәтле зәм-зәм суыннан авыз итә алды. Әлеге мәҗлес вакытында мәчетнең имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм быелгы сәфәрнең аеруча уңышлы һәм бәла-казаларсыз үтүенә шатлыгын белдерде.
“Ихлас” мәчетендәге кебек үк Зәм-зәм җомгалары Уфадагы иң борынгы Җәмигъ мәчетендә, “Ләлә-Тюлпан”, “Хәмзә” мәчетләрендә дә үтте. “Хәмзә” мәчете имам-хатибы Хәмзә хәзрәт Галләм быел Хаҗ сәфәренә бишенче тапкыр баруын әйтеп, әле моның да соңгысы булмаячагын белдерде.
XS
SM
MD
LG