Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:37

Вакытлы уңышларга алданмагыз


АКШ сенаторы Чарльз Грэссли Азатлыкта сорауларга җавап бирә

АКШ сенаторы Чарльз Грэссли Азатлыкта сорауларга җавап бирә

Кем ул сенатор? Аның җаваплылыгы һәм вазыйфалары нинди? Бу атнада Азатлыкның Прагадагы баш фатирында 4 АКШ сенаторы булып китте.


Республикан Чарльз Грэссли Сенатка 1980 елда сайланган. Анда ул Айова штатын вәкиллек итә, аның төп эше – финанс, авыл хуҗалыгы, канун һәм бюджет комитетында, шулай ук ул салым эшләрен багучы комитет эшендә катнаша. Болар барысы да Кушма Штатларның эчке эшләренә кагылса, 2005-2006 елларда Грэссли НАТОның парламент мәҗлесендә Сенат вәкиле булган. Ул эшендә исә сенатор Грэссли Европа канун чыгаручылары белән халыкара иминлек, террор, атом эшләре һәм глобаль куркынычлар мәсәләсен караган.

Сез бер төркем булып төрле илләр буйлап сәфәргә чыктыгыз. Чехиядән тыш сез Төркия, Испания, Мәгъриптә тукталдыгыз. Бу сәфәрнең максаты нәрсәдә?

"Максат берничә, аларның 3-4тен атап әйтер идем. Гөмүмән алганда – хезмәттәшлек барышын күзәтү. Кайбер илләрдә бу – саклану өлкәсендәге хезмәттәшлек, башкаларында сәүдә хезмәттәшлеге. Шулай ук авыл хуҗалыгы мәсәләләре. Гөмүмән, без – Конгресс әгъзаләре, халык тарафыннан сайланган вәкилләр буларак бу илләрдә шулай ук халык вәкилләре белән очрашабыз, Кушма Штатларга якын булган бу илләрдә эшләр торышы белән танышабыз. Күп очракта бу – ил башлыкларының очрашуына караганда файдалырак та була. "

Шулай итеп сез чит илләрдә дә американ халкы вәкилләре буларак Кушма Штатлар һәм демократияне таныту, тарату эшләре белән йөрисез, чираттагы соравым – демократия турында. Азатлык радиосы тапшырулары яңграган күпчелек илләрдә, әйтик Русиядә, президент Владимир Путин – демократияне – тотрыксызлыкка тиңли. Һәм иң мөһиме – тотрыклылык, ди. Русиялеләр моны хуплый, аларның күбесе 90 еллардагы башбаштаклык һәм тотрыксызлык вакытында булган курку хисен хәтерли һәм аңа кайтырга теләми. Демократия – Русия өчен түгел, дип уйлаучыларга Сез ни әйтер идегез?

"Кешеләр кайда гына яшәүләренә карамастан, туганда ирекле булып туа. Һәм милләт шундый кешеләрдән тора. Бу сүзләр бәлки артык гөмүми булып яңгрыйдыр, ләкин мин моны гел кабатлыйм, чөнки мин үзем моңа ышанам.

Минемчә, халык үзе өчен хәл итәргә тиеш. Алар илдә идарә итәргә телиме? Демократик илләрдә кешеләр тавыш бирү, хөкүмәткә йогынты ясау юллары белән үз илләрендә идарә итә, минемчә бу бик мөһим.

Яшәү дәрәҗәсенә килгәндә, сәяси иреклек булган илләрдә икътисади иреклек дәрәҗәсе дә югарырак. Базар икътисады, ирекле ярыш, киң мөмкинлекләр булган җәмгыятләрдә кешеләр яхшы эшләгәннәре өчен күбрәк акча ала, минемчә кешеләр шуңа омтылырга тиеш.

Русиянең икътисады, 10 ел елек булган хәлләр белән чагыштырганда күпкә яхшырды, моңа күбрәк нефть бәясенең артуы сәбәп булды. Нефть бәясе төшеп китсә Русиялеләрнең яшәү дәрәҗәсе яңадан төшеп китәргә мөмкин. Яшәү дәрәҗәсе, әлбәттә, Совет чоры яки 90нчы еллар белән чагыштырганда күпкә яхшырса да, ул әле, әйтик, Португалия белән чагыштырырлык түгел. Ни өчен Португалияне телгә алдым – бер тапкыр Путин – Русиягә кечкенә Португалия дәрәҗәсенә җитәргә 10 ел вакыт кирәк булачак, дигән иде.

Шуңа күрә, Русия халкына әйтәсе сүзем шул, күбрәк сәяси иреклеккә омтылырга кирәк. Хәзергә генә яхшы яшәү дәрәҗәсен сайламаска, ә алга таба, киләчәккә карап, зуррак икътисади уңышлар бирә алырлык сәяси иреклеккә омтылырга дип әйтер идем.



XS
SM
MD
LG