Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры беренче халыкара проектын күрсәтте


"Тәкъдир"дә сәхнә үзенчәлекле бизәлгән
"Тәкъдир"дә сәхнә үзенчәлекле бизәлгән
10-11 гыйнварда Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма театры матбугатта киң таныткан халыкара премьерасын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.
“Тәкдир” испан авторы Педро Кальдерон әсәре нигезендә куелган. Режиссер да испанлы - Алехандро Гонсалес Пуче. Әсәр үткән гасырда язылса да, бүгенге көн өчен дә актуаль. Төп герой - төрмәдәге тоткын, ирек, гаделлек, нәрсә ул төш, нәрсә ул өн темасына уйлана. Вакыйгалар төрмә, патша сарае тирәсендә бара, әсәрдә катнашучылар бер-берсенә мәхәббәт аңлата, анда сугышу күренешләре дә бар. Әмма сәхнә бизәлеше үзгәрми, төрмәне дә, патша сараен да артистлар чокыр кебек бизәлгән сәхнәдә күрсәтә. Чокыр диварлары вакыт-вакыт эчкә кереп китә, алар ишекләр ачылганын, күренешләр алышынганын аңлата.

Әсәрдәге вакыйгалар падишах малае тирәсендә бара. Ул еллар буы төрмәдә утыра, әтисе картайгач, тәхет өчен көрәш башлана һәм тоткын шахзәдәгә иреккә чыгу бәхете тәти. Гомер буе чылбырда утырган Сигезмундо төш белән өн арасында саташа.
Беренче пәрдә беткәндә ул әсәрнең төп фикерен - “Тормыш ул төш күрүгә тиң” дигән фикерне әйтә. Бү сүзләрне Искәндәр Хайруллин башкаруындагы Сигезмундо биленнән каеш белән әйләндереп алынган һәм чылбыр белән түшәмгә тагып куелган килеш әйтте.


Вакыйгалар барган гасыр киемнәрдә, кайбер коралларда чагылдырылды. Әмма заманча әйберләр дә булды анда. Шахзадәне коткарырга дип аркан ташлап төрмә чокырына заманча киенгән хәрбиләр төште. Алар кәкре азия кылычларын тотып сугышты. Хәрәкәтләре дә, көнчыгыш көрәшләрендәге кебек булды. Шахзәденең әтисе дә көнчыгыш кино сугышчылары кебек, улы биргән кылычны аңа үбеп кайтарды.
Әсәр турында тамашачылар фикерен сорадык. Кайсебер кеше “әле аңлап җиткермәдек, бу безнең өчен яңа әйбер” дип җавап бирде. Ахырдан баш иергә чыкканда, барлык актерларга да, сәхнәгә куйган режиссер Алехандро Гонсалес Пуче һәм төп ролне уйнаган Искәндәр Хәйруллинга да алкышлар озак дәвам итте. Драматург Рабит Батулла да бу әсәрне гади тамашачы буларак карады. Ул бу әсәрне "кабатланмас, үзенчәлекле" итеп бәяләде. Камал театрынңа бик күп әсәрләре куелган драматург Туфан Миңнуллин әсәр турында фикерен әлегә әйтмәде, әмма чит ил әсәрен алып, чит ил режиссерын жәлеп итү күренешен уңай бәяләде. “Чит тормыш, Европа драматургиясе белән танышу театр өчен дә, тамашачылар өчен дә файдалы, әмма милли театрның төп нигезе - ул милли драматургия булырга тиеш”, -диде ул.
Бу Г.Камал исемендәге татар драма театрының чит классика әсәрләрен беренче куюы түгел. Әмма чит ил режиссерларының татар театрында әсәр сәхнәлештергәне булмагандыр але. Театр тараткан рәсми кәгазьдә бу әсәр беренче шундый халык ара проект, дип әйтелә.
XS
SM
MD
LG