Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:55

Татарстан хөкүмәте Төркмәнстанга бара


Якшәмбе көнне, 13 гыйнварда Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге вәкиллек 2 көнлек сәфәр белән Төркмәнстанның Ашһабад шәһәренә бара.

Татар-информ агентлыгы хәбәрләренә караганда, вәкиллектә берничә Татарстан министры, КАМАЗ, Татнефть һәм башка күп кенә өре ширкәть җитәкчеләре һәм артистлар бар.

Ашхабадта төп чаралар 14 гыйнвар көнне үтәчәк. Анда Төркмәнстанның беренче президенты һәйкәленә чәчәкләр кую, хәзерге президент Курбагули Бәрдемөхәммәдов белән очрашу каралган. Шулай ук Татарстан һәм Төркмәнстан хөкүмәт вәкилләре арасында ике яклы килешүләр имзалау көтелә. Моннан тыш, Миңнеханов Төркмәнстандагы өре ширкәтләрне карыячак. Татарстанлылар КАМАЗ ширкәтенең укыту-сәүдә үзәге төзелеше белән танышачак. Ул быел майда ачылырга тиеш. Шулай ук мәдәни чаралар да каралган. Аерым алганда, "Рухнамә"нең татарча тәрҗемәсен тәкъдим итү булачак. Анда Татарстанның иҗат әһелләре катнаша.

XS
SM
MD
LG