Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бһуттоның үтерелүе нигезендәге тикшерү эшләре БМОсыз алып барылачак


Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф оппозиция башлыгы Биназир Бһуттоны үтерүне тикшерү эшләрендә, БМОның катнашырга мөмкинлеген кире какты.

"Фигаро" француз газетасына биргән әңгәмәсендә Мөшәррәф тикшерү эшләрен британ экспертлары катнашында Пакытан тикшерүчеләре алып барачак диде. Шулай ук Пакыстан президенты тикшерү эшләре нәтиҗәләре февральдә узачак парламент сайлауларына кадәр игълан ителергә тиешлеген әйтте.

Бһуттоның туганнары БМОның тикшерү эшләрендә катнашуын таләп итә, чөнки бу үлемдә Пакыстан хакимиятенең катнашлыгы булырга мөмкин, дип саный.
XS
SM
MD
LG