Accessibility links

Кайнар хәбәр

Караганда өлкәсендә 3 көнлек матәм


Казакъстанның Караганда өлкәсендәге “Абай” шахтасында янәдән метан шартлау куркынычы килеп туганга, эзләү-коткару эшләре туктатылып торган. Коткаручылар бары метанның дәрәҗәсе төшкәч кенә эзләү эшләрен дәвам итә алачак, ди Интерфакс.

Җомга көнне шахтадагы шартлауда әлегә 7 кеше үлгән, 14е төрле җәрәхәтләр алган. Ә 23 кеше әле табылмаган. Барлыгы 161 эшче коткарылган. Шуның 14 хастаханәгә озатылган.

Караганда өлкәсендә 14 гыйнвардан 3 көнлек матәм игълан ителгән.
XS
SM
MD
LG