Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Ираннан янаган куркыныч турында кисәтте


Джордж Буш Әбү Дабида, 13.01.08
Джордж Буш Әбү Дабида, 13.01.08

Американ президенты Джордж Буш Якын көнчыгыш сәфәрен дәвам итеп бүген Гарәп Әмирлекләренә килде. Әбү Дабидагы Стратегик тикшеренүләр үзәгендә ясаган чыгышында ул Иран җитәкчеләренә кискен тәнкыйть белдерде.


"Бүген Иран террорчылыкның баш спонсоры булып тора. Бар дөнья буйлап экстремистларга ул йөзләгән миллион доллар җибәрә. Гәрчә үз халкы басым астында, мохтаҗлыкта интегә", диде американ президенты.

Буш сүзләренчә, Иран Әфганстандагы талипларга, Гыйрактагы шигыйларга, Ливандагы сугышчыларга корал җибәреп, бу төбәктә солых урнаштыру тырышлыгына аяк чала.

Берүк вакытта ул Иран халкын "бай мәдәниятле, сәләтле халык", дип атады. Бу халык аның сүзенә колак салган хөкүмәткә лаеклы, диде ул.

"Килер бер көн, Иран халкының иреклек һәм гаделлекне ихтирам иткән хөкүмәте булачак. Бу көн килгәч, Иранның Кушма Штатлардан да яхшырак дусты булмаячак", диде Джордж Буш.

Буш, Американың Якын көнчыгышта демократия урнаштыру нияте "көчле һәм дәвамлы", диде һәм аны заманында Азия илләренә, шул исәптән, Япониягә күрсәтелгән ярдәм белән чагыштырды.

Фарсы култыгының кайбер илләрендә башкарылган демократик үзгәрешләргә Буш хуплау белдере, һәм төбәкнең башка илләрен дә шушы юлдан барырга өндәде:

"Тәҗрибәдән белүбезчә, демократия – шәхеснең абруен һәм хокукларын искә алган, тынычлык һәм тотрыклылык тәэмин итә алган бердән-бер идарә рәвеше", диде американ президенты.

Бер атналык сәфәр барышында Буш Израил, Фәләстин җирләрендә, Күвәйт, Бахрейн һәм Гарәп Әмирлекләрендә булды. Аның тагын Согүд Гарәпстаны һәм Мисырга баруы каралган.
XS
SM
MD
LG