Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:41

Индонезиянең элекке президенты Сухарто авыр хәлдә


Жакарта – Индонезия табиплары - илнең элекке президенты 86 яшьлек Сухартоның хәле авыр дип хәбәр итә.

Хаҗи Мөхәммәт Сухарто Индонезия белән 32 ел идарә итте. Хакимияткә ул 1966 елда, коммунистларга каршы демонстрацияләр нәтиҗәсендә килде. Шуннан соң югары вазифага 6 тапкыр кабат сайланды
.
Аның идарәсе вакытында илдә авторитар хакимият урнашты. Хөкүмәтнең бар тармагында хәрбиләр урын алды.
Берничә көн элек Сухарто авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән иде.

XS
SM
MD
LG