Accessibility links

сишәмбе, 21 февраль 2017, Казан вакыты 19:35

Гыйракта сөнни, шыгый һәм бәйсез фиркәләр уртак белдерү имзалады


Багдад – Гыйракның берничә сөнни, шыгый һәм бәйсез фиркасе илдә милли бердәмлек һәм нефть ятмаларына контроль урнаштырырга чакырган уртак белдерү имзалады.

Документта әйтелгәнчә, нефть һәм газ ятмалары, аерым бер төбәк җитәкчеләренеке түгел, ә бар Гыйрак халкының милеге булып калырга тиеш.

Имза куючылар арасында – радикал шыгый җитәкче Моктада Әс-Садр, элекке премьер Аяд Аллауи һәм сөнни җитәкче Салаһ Әл-Мотлак фиркаләре бар.

Бу көчләр берләшә алса, 275 урынлы парламентта 100-дән артык тавыш алып, алар иң көчле фракциягә әйләнергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG